Медицина учреждениеләре эшчәнлеген яхшырту, халык белән эшләү нәтиҗәлелеген арттыру максатында республика буенча баш табиблар гражданнарны кабул итүләр үткәрә.
Безнең район дәваханәсендә Рөстәм Усманов та гражданнар белән очрашты. Шулай ук кабул итүдә видеоселектор элемтәгә тоташтыру ярдәмендә БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Рәмил Хәмитов катнашты.
Кабул итүдә Кышлау-Елга авылы халкының фельдшер юклыгы турында мөрәҗәгатьләре каралды. Баш табиб бу хәлне төзәтү юнәлешендә чаралар күрелүе турында белдерде. Бөре медицина-фармацевтика колледжын тәмамлаучы Рәмил Нурмөхәмәтов бу авылга фельдшер итеп билгеләнгән. Аның белән эш шартлары алдан ук килешенгән. Рәмил Галинур улы һөнәр сайлау эшен мәктәп эскәмиясеннән үк алып барырга, укучыларга дәваханә бүлекләре һәм лабораторияләре буйлап экскурсияләр үткәрергә тәкъдим итте, бер сүз белән әйткәндә, кадрларны үзебезгә әзерләргә кирәк.
Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү буенча фикерләр алышу үтте. Районда Башкортстанның 100 еллыгына, ягъни 2019 елга планда — модульле ун пункт төзү каралган.
— “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Русиядә халык өчен кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеген тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Авылда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, алар республика сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләренә ярашлы итеп эшләнә, корпуслы һәм тимер җиһазлар, кирәкле приборлар, медицина инструментлары белән тәэмин ителә, — диде БР сәламәтлек саклау министры урынбасары. — Аларны урнаштыру өчен нигез салынган, инженер коммуникацияләре: электр чыбыклары, суүткәргеч, канализация торбалары үткәрелгән, вентиляция эшләнгән булырга тиеш. Бу эшне район хакимияте башкара.
Икенче сорау балага шифаханәгә юллама алуга кагылды. Рөстәм Мәүдут улы күп кенә әти-әнидә иртәме, соңмы баласын льготалы программа буенча шифаханәгә дәвалануга җибәрү мөмкинлеге бармы дигән сорау тууы турында әйтте. Монда җавап бер — гамәлдәге законнар ярдәмендә мөмкин. Участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә, баш табиб исеменә гариза язарга кирәк.
— Бүгенгә районга республика балалар шифаханәләренә 93 юллама бүленгән, 84 бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты да инде, — диде ул.
Аскын үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәмил Хәмитовка тагын бер стоматология кабинеты ачарга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки районда табиб-стоматолог бишәү, ә кабинет өчәү генә.
Шулай ук диспансеризация, табибларга электрон язылу, көндезге стационарда дәвалану мәсьәләләре күтәрелде. Мондый кабул итүләр — пациентларның баш табиб белән тагын бер тапкыр очрашу, медицина ярдәмен оештыру буенча үз тәкъдимнәрен кертү, димәк, медицина учреждениесенең көндәлек эше сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дигән сүз.