Ышаныч
+20 °С
Дождь
сәламәтлек сагы
31 Декабря 2020, 21:00

Анык бурычлар куелды

Тагын бер ел тарихта торып калды. Аскын үзәк район дәваханәсе 2018 елны нинди эш нәтиҗәләре белән каршылады һәм медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту өчен аның алдына нинди бурычлар куелуы турында дәваханәнең баш табибы Рөстәм Усманов район хакимияте башлыгы кырындагы оператив киңәшмәдә бәян итте.

Тагын бер ел тарихта торып калды. Аскын үзәк район дәваханәсе 2018 елны нинди эш нәтиҗәләре белән каршылады һәм медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту өчен аның алдына нинди бурычлар куелуы турында дәваханәнең баш табибы Рөстәм Усманов район хакимияте башлыгы кырындагы оператив киңәшмәдә бәян итте.

— 2017 елда районыбыз халкына күрсәтелүче медицина ярдәме сыйфатын яхшырту буенча билгеле эшләр башкарылды. Сәламәтлек саклау объекты — Кыйгазы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде, үзәк район дәваханәсен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү дәвам ителде. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе — кадрлар потенциалын ныгыту. Узган елда алты табиб, дүрт фельдшер эшкә алынды. “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программаларында катнашуны дәвам итәбез. Узган елда пациентлар өчен уңайлы шартлар тудыру, поликлиникаларда чиратларны киметүгә юнәлтелгән “Сакчыл поликлиника” Бөтенрусия проектын, шулай ук барлык сәламәтлек саклау учреждениеләрен бердәм мәгълүмати челтәргә берләштерү буенча федераль проектны тормышка ашыра башладык. Агымдагы елда аңа табиб амбулаториясе, арытаба фельдшер-акушерлык пунктлары да тоташтырылачак. Быел 1 гыйнвардан закон нигезендә “телемедицина технологияләре” төшенчәсе кертелде. Мәгълүматлар челтәрен файдаланып, дару препаратларына электрон рецептлар язып бирү, консультацияләр, консилиумнар үткәрү һәм пациентлар өчен урыннарда дистанцион күзәтү алып бару мөмкинлеге булачак.

Халыкның табигый хәрәкәте, туучылар, үлүчеләр саны, уртача гомер озынлыгы кебек демографик күрсәткечләр җәмгыять сәламәтлегенең төп һәм иң төгәл күрсәткечләре булып тора. Узган елда 242 сабый туган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 12 балага кимрәк. 2017 елда 314 кеше вафат булган (2016 елга караганда 3 кешегә азрак). Үлүчеләр исәбеннән 120 кеше 80 яшьтән өлкәнрәк булган. Шулай булса да, районда уртача гомер озынлыгы 68,5 ел тәшкил итте, бу уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Эшкә сәләтле яшьтәге 78 кешенең гомере өзелгән. Үлем сәбәпләре арасында беренче урында — кан әйләнеше системасы чирләре, икенче урында — онкопатология. Ә менә эшкә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлем очракларының төп сәбәбе — башка ачык билгеләнмәгән хәл диагнозы. Судмедэкспертлар үлемгә китергән алкоголь белән агулануны шулай дип атый. Алты кеше үз-үзенә кул салган. Яман шеш чирләре ачыклануы да арткан — 79 очрак (2016 елда 48 очрак теркәлгән булган).

Ел нәтиҗәләре буенча районда йогышлы авырулар белән чирләү уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Халыкта тычкан чире дип йөртелгән геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән чирләүнең дүрт тапкырга артуы күзәтелә — 32 очрак теркәлгән. Чир йоктыруның барлык очраклары да лаборатор тикшерүләр аша расланган. Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) эләктергән 24 кеше исәптә тора, шуларның дүртесе туберкулез белән бергә үрелгән. Ел дәвамында сигез кеше ВИЧ инфекция белән исәпкә куелган. Бүгенгә 82 кеше туберкулез белән исәптә тора, бу чирне йоктырган балалар юк, әмма биш бала чирле өлкәннәр белән бергә яши. Узган елда дүрт кеше әлеге чирне башлап йоктырган, ә 12 кешедә аның актив формасы.

Федераль льготаларга ия гражданнарны дарулар белән өстәмә тәэмин итү буенча 5560 мең сумга 6748 рецепт; республика акчалары исәбенә — 8343 рецепт (2080766 сумлык) бирелгән. Җиде нозология “кыйммәтле” дәвалау буенча 5164142 сумга 80 рецепт язылган (9 кеше: 3 — рассеянный склероз, 4 — гемофилия, 2 — лейкоз буенча исәптә тора). Барысы да дару препаратлары белән тәэмин ителгән.

Аскын үзәк район дәваханәсенең матди-техник базасын ныгытуга 1366000 сум юнәлтелгән. Сатып алынган иң зур әйберләр — үзәк район дәваханәсенә тармак боерыклары таләпләре кысаларында алынган медицина җиһазлары. Үз акчаларыбыз исәбенә һәм үз көчләребез белән үзәк район дәваханәсе бүлекчәләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына косметик ремонтлар үткәрелде.

Узган елда район дәваханәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә планлы тикшерүләр үткәрелде. Хезмәткәрләрнең эш хакы күрсәткечләре “Юл картасы”на ярашлы дәрәҗәгә җиткерелде. Үзәк район дәваханәсе буенча уртача хезмәт хакы 24627, 91 сум тәшкил итә, табибларның — 46083,78 сум, урта медперсоналның — 22481,02 сум, кече медперсоналның 18070 сумга тигез.

Үзәк район дәваханәсе федераль, республика һәм тармак, максатлы программаларны; Халыкка түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда актив катнашуын дәвам итәчәк. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрү, диспансеризацияләүне, иммунизацияләүне, ана һәм бала сәламәтлеген саклауны тиешле дәрәҗәдә үткәрү буенча арытаба да башкарасы эшләр бар әле.

Нина Николаева әзерләде.
Читайте нас