Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
24 октябрь 2019, 18:54

Этно-форумга бар дөньядан киләчәкләр

Ноябрьдә Уфада узачак “Мосафир” Халыкара этник музыка форумы кысаларында уфалылар һәм башкала кунаклары, Русия һәм чит илләр этник коллективлары өчен һөнәри шоукейс үтәчәк.

Ноябрьдә Уфада узачак “Мосафир” Халыкара этник музыка форумы кысаларында уфалылар һәм башкала кунаклары, Русия һәм чит илләр этник коллективлары өчен һөнәри шоукейс үтәчәк.


Оештыручылар талантын күрсәтергә теләгән һәркемне 11 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә “Огни Уфы” күңел ачу комплексына чакыра.


Шоукейс – әлегә киң җәмәгатьчелеккә исемнәре билгеле булмаган, иҗатларының тәүге баскычларында гына торган талантлар чыгыш ясый торган чара. Мондый формат музыкантларга һөнәри эксперт җәмәгатьчелеге алдында үз талантларын күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр ача. Халыкара музыкаль базарга коллективлар сайлап алу өчен бар дөньядан медиа-менеджерлар һәм музыкаль критиклар чакырылган.
Читайте нас: