Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
26 сентябрь 2019, 18:32

Кешеләрне савыктыру җылы сүздән, якты караштан башлана

Аскын үзәк район дәваханәсенең табиб-неврологы Рәзифә Мостафина һөнәри эшчәнлегендә шундый кагыйдәгә таяна.

Аскын үзәк район дәваханәсенең табиб-неврологы Рәзифә Мостафина һөнәри эшчәнлегендә шундый кагыйдәгә таяна.

— Мостафина фамилиясен ишетү һәм шушы табиб образын күз алдына китерү белән миңа җиңелрәк булып китә, — диде бервакыт чиратта торганда олы гына ханым.


— Ә миңа аның дару кабул итә башлаганчы йогынты ясаган җылы сүзләре дә җитә, — дип сүзне дәвам итте икенчесе.

Кош — канаты, кеше эше

белән матур


Әңгәмә барышында Рәзифә Мостафина болай диде:

— Кеше гомере буена укырга, үзен камилләштерергә һәм тормышта шушы белемен, күнекмәләрен кулланырга, кешеләргә файда китерергә тиеш.

Ул үз гомерендә шушы принцибына тугры кала. Рәзифә Мирзехан кызы 1 сыйныфта укыган чагында ук үзенә мәктәпне тәмамлаганнан соң, уку йортына имтиханнарсыз гына керү өчен тик яхшы билгеләренә генә укырга, укытучылар биргән белемне тулысынча үзләштерергә дигән максат куя.

Ул сигезьеллык мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Бөре медицина училищесына (хәзер Бөре медицина-фармацевтика колледжы. — Автор искәрмәсе) укырга керә.

— Баштагы ике-өч айны укуы бераз авыр булды, чөнки мәктәптә белем бирү — татар телендә, ә училищеда рус телендә алып барылды. Халыкта “Уку — энә белән кое казу”, дип юкка гына әймәгәннәр. Ә эш сөйгән кешегә белем алу канәгатьлек кенә тудыра. Миңа укытучылар сөйләгәне, китапта язылганнар, кыскасы, барысы да кызыклы булды. Кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барысын да белергә, эшләргә тырыштым, — дип сөйли Рәзифә Мирзехан кызы.

Өч ел да алты ай уку аның өчен сизелми дә кала. Училищены тәмамлаганнан соң, юллама буенча республиканың төрле районнарына җибәргән вакытта ахирәтләре белән аерылышуы авыр була.

Рәзифә Мостафина алган белемнәрен һәм күнекмәләрен беренче булып Чакмагыш районының ике авылында фельдшер булып эшләгәндә куллана.

— Шушы районга эләгүемә язмышыма рәхмәтлемен: биредә халык изге, ачык күңелле, тормышка оптимистларча карашта, ярдәмчелләр. Шуның өчен дә анда эшләгән ике елымны аеруча бер җылылык белән искә алам, — ди табиб.


Туган төбәк якынрак

Рәзифә Мостафина Чакмагыш районында ике ел эшләгәннән соң, Уфа медицина институтына (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты. — Автор искәрмәсе) кичке бүлеккә укырга керә. Ә көндез республика дәваханәсенең кардиология бүлегендә эшли.

Рәзифә Мирзехан кызы өлкән бала буларак әти-әнисенә ярдәм итәргә, аларга терәк булырга кирәклеген яхшы аңлый. Ул һәрвакыт үзаллы була, энесенә һәм сеңлесенә ярдәм итәргә дә тырыша.


Республика дәваханәсендә алты ел эшләгән, медицина институтында тик яхшы билгеләренә генә укыган еллар уңышлы була.

— Кардиология бүлегендә республиканың иң яхшы профессорлары бай тәҗрибә бирде. Мөрәҗәгать иткән һәр кешегә вакытында ярдәм күрсәтү өчен һәрчак күбрәк белергә омтылдым, чөнки миңа зур җаваплылык — кеше сәламәтлеге йөкләтелгән.

Безгә кайда гына яхшы булмасын, нинди илгә генә бармыйк, күңел һәрвакыт бәхетле балачак еллары үткән туган төбәккә тартыла. Туган якта бакалар да җырлый, ә чит җирдә сандугач та сайрамый, диләр бит.

Рәзифә Мирзехан кызы институтны тәмамлаганнан соң, туган районына невролог булып кайта.

— Аскын үзәк район дәваханәсендә ул чорларда Рима Исмәгыйлева хезмәт эшчәнлеген башлады. Өч елдан соң Виктор Куртеев килде. Әле булса бер-беребез белән киңәшләшеп, ярдәм итешеп эшлибез. Акушер-гинеколог Галина Кавардакова, терапевт Мәсхәт Мөхәмәтҗанов, невропатолог Рәйсә Суфиярова, реаниматор Рафаэль Рәҗәпов, инфекционист Гүзәл Рәҗәпова белән бердәм, дус булып эшләдек. Аскын үзәк район дәваханәсендә эшләү дәверендә Александр Моисеев, Нәбиулла Галин, Фларит Усманов, Рөстәм Усманов, Рәфил Суфияров, хәзер Артур Галиуллин кебек баш табиблар җитәкчелегендә эшләдем һәм эшлим.

Үткәне һәм бүгенгесе

70нче елларда үзәк район дәваханәсендә гади генә кардиограмма, канга биохимик анализ эшләү мөмкинлеге дә булмый.

— Рима Хәлит кызы белән кардиограмма язу өчен аппарат булдыру хыялы белән янып яшәвебезне яхшы хәтерлим. Ә хәзер өлгер генә. Ләйсән Садртдинова әгәр бик кичектергесез булса, тәүлекнең нинди вакытында кирәк, шунда канга биохимик анализ ясый, — ди Рәзифә Мирзехан кызы.

“Сәламәтлек сагы өлкәсендәге хәлләр узган еллардан нәрсәсе белән аерыла?” дигән сорауга табиб болай дип җавап бирде:


— Элек пациент сәламәтлеген тикшерү өчен җиһазлар җитми иде, ә хәзер бөтен кирәк-ярак бар, әмма авыручылар саны күпкә артты. Институтта укыган вакытта атнага бер, хәтта аннан сирәгрәк инсульт үткәргән кешене тикшерергә туры килә иде. Ә хәзер атна саен, кайчак берничә көн рәттән районнан Бөре шәһәренә инсультлы пациентлар озатабыз, чөнки якын шәһәрләрдән нәкъ анда махсуслаштырылган яхшы ярдәм күрсәтелә.


Бу дөньяда ни өчен яшибез?

Галимнәр, философлар, шагыйрьләр һәм язучылар җавап бирергә тырышкан бу сорау Рәзифә Мостафинаны кечкенәдән кызыксындыра. Нәкъ шуның өчен 2006 елда Уфа шәһәрендәге Ислам университетына укырга керергә карар итә. Биредәге уку бу сорауга гына түгел, ә башкаларына да җавап табарга ярдәм итә. Мәсәлән, чирләр ни өчен килеп чыга? Төрле тормыш шартларында кеше үзен ничек тота?


— Аллаһы Тәгалә кеше алдына кичерердәй сынаулар куя. Әгәр барысын да ничек бар шулай кабул итсәң, тормышка зарланмасаң, һәрвакыт шәфкатькә, мәрхәмәткә, бүләккә ия буласың. Саф, аек булмаган уй-фикерләрдән чирләр барлыкка килә. Әгәр без яшәү дәвамында үзебезнең кимчелекләребезне күреп алар өстендә эшләсәк, укып шушы белемне үзебез һәм җәмгыять иминлеге өчен куллансак, булганына шөкерана кылсак, тагын да яхшыракка омтылсак, димәк, бу дөньяга тик уңай энергия, яктылык кына китерәчәкбез дигән сүз. Фани дөньяга шуның өчен туабыз бит инде. Бу минем фикер, — диде Рәзифә Мирзехан кызы.


Ул ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, өч тапкыр Мәккәгә хаҗ кыла. Бу хакта фикерләрен безнең белән дә уртаклашты:

— Анда бөтен кешенең туганлыгын тоясың. Беркем дә яманлык кылу турында күз алдына да китерми. Бер-берсе хакында тик уңай фикердәләр. Шуңа да намаз укыган вакытта кибетләрен дә бикләмиләр.

Барыбыз да адәм балалары, шуның өчен үзен яраткан һәм ихтирам иткән кеше, гафу итә дә белә, башкаларны да нинди генә кимчелекләре булмасын, ярата һәм хөрмәт итә. Һәрберебезнең дәрәҗәсе һәм сәләте, шул ук вакытта җитешсез яклары да бар.


Рәзифә Мостафина тормышның һәр минутының кадерен белеп, тик якты уй-фикерләр белән изгелек кылып кына яшәү мәгънәсен кызында һәм оныкларында да тәрбияләгән. Камилә әнисе юлыннан китә — Уфа шәһәрендә 21нче дәваханәдә акушер-гинеколог булып эшли. Аның тормыш иптәше эчке эшләр органнарында хезмәт сала. Аиша, Йосыф һәм Рәсүл дә үзләренә шөгыль таба. Өлкәннәре мәктәптә укый, спорт секцияләренә һәм төрле танып-белү түгәрәкләренә йөри. Алар хәтта җәйге каникулларда да кул кушырып утырмый. Аиша белән Йосыф җәядән ук ату, йөзү буенча яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә. Ике яшьлек Рәсүл дә әти-әнисен һәм дәү әнисен уңышлары белән куандыра.


Рәзифә Мостафина — сәләтле табиб, изге, якты күңелле кеше. Кеше бу дөньяга бәхетле булу, белем алу, төрле өлкәдә эшләп, уңышка ирешү, тирә-юньгә изгелек орлыклары чәчү өчен туа. Яраткан эшеңне башкару, үз өстеңдә эшләү, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәү күңел тынычлыгы бирә.


Мондый кешеләр әллә кайдан игътибарны җәлеп итә: алардан уңай энергия, яктылык бөркелә, тынычландыралар, алар янында рәхәт, җиңел. Аскын үзәк район дәваханәсендә табиб-невролог булып эшләүче Рәзифә Мостафина нәкъ шундыйлар исәбендә

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: