Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
17 сентябрь 2019, 16:52

Чирләмәс өчен прививка

Аскын үзәк район дәваханәсендә грипп һәм ОРВИга каршы чаралар комплексы үткәрелә.

Аскын үзәк район дәваханәсендә грипп һәм ОРВИга каршы чаралар комплексы үткәрелә. Бу максатта пациентларга кисәтү прививкалары куела. Бүгенгә 320 кешегә вакцинация эшләнгән, шулардан: медицина хезмәткәрләре — 52, мәгариф хезмәткәрләре — 108 һәм 60 яшьтән өлкән 150 кеше.

Аскын авылында яшәүче Рәфил Хәбибуллин да (фотода) грипптан прививка ясатырга килгән. Ул “Ремонт НПО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә слесарь-ремонтчы булып эшли. Процедура кабинеты шәфкать туташы Лилия Әбелкарамова билгеләвенчә, вакцинация гриппны кисәтү өчен яхшы ысул булып кала. Шулай да прививканы тик участок терапевты белән киңәшләшкәннән соң гына ясату зарур.

Алия Сәхәүтдинова.

Автор фотосы.
Читайте нас: