Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
13 сентябрь 2019, 12:16

Гриппка каршы вакциналау башланды

Башкортстан дәваханәләренә һәм поликлиникаларына җитәр­лек күләмдә вакцина кайтарылган.

Башкортстан дәваханәләренә һәм поликлиникаларына җитәр­лек күләмдә вакцина кайтарылган. Быел гриппка каршы 1 миллион 800 меңнән артык кешегә, шул исәптән өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга, прививка ясау планлаштырыла. Төбәктә вакцина­ның беренче партиясе — 180 мең доза кайтарылды.


Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, федераль бюджет исәбенә республика өчен өчвалент­лы 1,83 миллион доза вакцина сатып алынган. Бу халыкның 45 процентын вакци­нацияләргә җитә.

Вируслы авырулар эпидемиясе, гадәт­тәгечә, гыйнвар-март айларында көтелә, шуңа күрә декабрь азагына кадәр прививка ясатырга кирәк. Кечкенә балалар өчен консервантсыз вакцина сатып алынган.


Йөкле хатын-кызларга республика бюджеты акчаларына сатып алынган “Грипполплюс” вакцинасын кадаячаклар. Грипп вирусларының төп өч штаммын үз эченә алган бу вакцина хәвефсез. Вакцинациядән соң авырып китү ихтималы булса да, авыру җиңелрәк формада уза.

Быел йөкле 5 мең хатын-кызга прививка ясау планлаштырыла. Узган сезонда прививка ясатырга 1 мең булачак әни генә риза булган.

Быелдан, медицина һәм педагогик хезмәткәрләрдән, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләрдән тыш, җәмәгать транспортын йөртүчеләр дә мәҗбүри вакциналаштырылырга тиеш.


Махсус вакцинопрофилактикадан тыш, табиблар шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен дә үтәргә киңәш итә: авыру кешеләр белән аралашмаска, аларга бер метрга якын килмәскә, авырулар белән элемтәгә кергәндә битлек кияргә, сабын исә бактерияләргә каршы чаралар белән кулларны юарга, йөткергән һәм төчкергән вакытта борын, авызны ябарга, кешеләр күп җыелган урыннарда булмаска, бүлмәләрне даими җилләтергә, күзләргә пычрак куллар белән кагылмаска, борын, авызны даими чайкатып торырга.


Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәсе хәбәр итүенчә, быел гыйнвар азагыннан март уртасына кадәр күзәтелгән чор эчендә Башкортстанда 205 мең кеше авырган. Ягъни төбәк халкының 5 проценты чамасы. Эпидемиянең иң таралган көне 17 февральгә туры килгән.

Уфада эпидемиянең максималь артуы — 56,5 процент, республикада 55,5 процент тәшкил иткән. Карантинга 44 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы тулысынча ябылган, 74 сыйныфта һәм 29 төркемдә белем бирү процессы өлешчә туктатылган.
Читайте нас: