Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
23 август 2019, 13:43

Түләүсез дарулар кемнәргә бирелә?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров карары буенча

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров карары буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган гражданнарның аерым төркемнәренә һәм категорияләренә бюджет акчалары исәбенә амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәткәндә табиблар рецептлары буенча дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән тәэмин итү өлешендә социаль ярдәм чараларын күрсәтүне оештыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Авырулар категорияләре исемлегенә йөрәкнең ишемия авыруы һәм баш мие инфаркты керде. Элегрәк дару препаратлары 6 айга ишемия авыруы булган пациентларга гына бирелгән, хәзер – бер елга. Бу максатларга 185 миллион сум таләп ителә.

Әлеге вакытта Башкортстанда мондый диагнозлы 10,5 меңнән артык авыру яши. Бер кешене дәвалау бәясе елына 4 700 сумнан 33 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Бюджет ярдәме күрсәтү вакытын арттыру гражданнарның кайбер категорияләренә дәвалануга бәйле финанс чыгымнарын янга калдырырга, ә дәүләткә — йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр.

Боерык 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаячак.
Читайте нас: