Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
8 февраль 2019, 16:25

Ак халатлы, ачык күңелле

Альвера Солтанова бар гомерен игелекле хезмәткә — медицинага багышлаган.

Альвера Солтанова бар гомерен игелекле хезмәткә — медицинага багышлаган. Соңгы ун елда ул туып-үскән авылы Үрмиязда эшләп, табиб амбулаториясен җитәкли, хатын-кызлар консультациясен дә алып бара. Җаваплы, таләпчән, үз эшенең остасы булган шәфкать туташын авыл халкы тырыш хезмәте, ачык йөзе өчен хөрмәт итә.

Амбулатория мөдире Альвера Солтанова белән төшкә кадәр очрашырга сөйләшсәк тә, килеп чыкмады. Хезмәттәшләре аның бүген икенче тапкыр үзәк район дәваханәсенә китүен хәбәр итте. Көткән арада кабинетларны карап (хатын-кызлар консультациясе, терапевт, балалар, процедура кабинетлары), медицина хезмәткәрләре, уколга, системага килгән кешеләр белән аралаша тордым.

Биредә җылы, якты, бигрәк тә барысының да күңеле көр булуына шатландым. Шәфкать туташлары эш, амбулатория булуына, шартлар яхшылыгына сөенә. Ә дәваланырга килүчеләр медицина хезмәткәрләренең якты йөзле, тәмле сүзле, «йомшак куллы» булуын билгеләде.

Көндезге стационарда 5 карават каралып, аена тугыз кеше сәламәтлеген ныгытса, 50—60 кеше төрле процедура үтә. Ә менә амбулатор дәваланган кешеләр саны 50-55кә җитә диләр. Монда Үрмияз, Иске һәм Яңа Күчкилде, Үтәш, Үршәде авылыннан киләләр. Билгеле сәбәпләр аркасында даруханә ябылгач, кирәкле даруларны Альвера Солтанова аша район үзәгеннән алдыралар.

Шул арада мөдир үзе дә кайтып җитте. Сәгать иртәнге алтыда авырып киткән кешене район дәваханәсенә илткән ул. Аннан отчет белән тагын да юлы район үзәгенә төшкән икән.

— Медицина училищесын Свердловск шәһәрендә тәмамлагач, Күчән авылында эшли башладым. Фельдшерлыкка да укып чыктым, — дип башлады сүзен Альвера Мәгъзүмҗан кызы. — Дүрт ел Уфада тире-венерология чире диспансерының балалар бүлегендә — шәфкать туташы, Чишмә районы Сәйран авылында фельдшер булып та эшләдем. Тормыш бер җирдән икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр итсә дә, һөнәри яктан бу тәҗрибәмне арттырды, мине чыныктырды. Авылда медицина хезмәткәрләренә һөнәри яктан белемле генә түгел, түземле дә, кыю да булырга кирәк. Еш кына эштән арып кайтып, өй эшләренә тотынып та өлгермисең, тагын да чыгып йөгерәсең.

Район үзәгенә дә юл төшеп кенә тора. Ярый әле хезмәттәшләрем — Гөлшат Шәмсетдинова, Наҗия Закирова, Рәйсә Камалетдинова ышанычлы һәм җаваплы. Һәрберсе биредә озак еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган. «Амбулаторияне һәрчак таза, пөхтә тотучы уңган Рушания Әхмәтовага да рәхмәтем чиксез», — ди ул.

Альвера Солтанова Радий Хәбировның медицина тармагына, бигрәк тә авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына зур игътибар бүлүенә шат. Һәр авылда Үрмияздагы кебек җылы, якты медицина учреждениеләре булуы зарур, дип исәпли. Шулай ук сәламәт тормыш алып баруның да мөһимлеген билгели. Альвера Солтанова шәхси тормышында да бәхетле. Ул өч кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарган. Алар тормышта үз юлын табып, әниләренә дүрт онык бүләк иткән.

Чулпан Гыйльметдинова.

Автор фотосы.
Читайте нас: