Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
25 гыйнвар 2019, 13:19

Һәркемгә ярдәм итү

Булачак хирург Булат Кыямов хыялына, максатына ышанычлы адымнар белән атлаучы кешеләрнең берсе.

Булачак хирург Булат Кыямов хыялына, максатына ышанычлы адымнар белән атлаучы кешеләрнең берсе.

Быел Булат Башкорт дәүләт медицина университетының ординатурасын тәмамлый. Мәктәп эскәмиясеннән үк табигый фәннәр белән кызыксына. Тугызынчы сыйныфтан ныклап химия белән шөгыльләнә башлый. Имтиханнар һәм югары уку йортын сайлау мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителә. Җиде ел уку чоры сизелми дә кала: кызыклы очрашулар һәм танышулар, тирән белемле педагоглар, дәваханәдәге практикалар. Боларның барысы да яшь белгечнең формалашуына ярдәм итә.

— Табиб булырга карар иткәч, әтием белән әнием теләгемне хуплады, бар яклап та ярдәм итте. Моның өчен кадерлеләремә чиксез рәхмәтлемен, — ди ул. — Бер-ике ел эчендә генә хирург булу мөмкин түгел, шуның өчен мәктәптән үк әзерләнергә кирәк. Үз өстеңдә күп итеп эшләү, камилләшү зарур. Яныңда һөнәр нечкәлекләренә өйрәткән, бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан яхшы остаз булырга тиеш дип исәплим.

Башкорт дәүләт медицина университеты студентларына эшләргә рөхсәт ителә, чөнки алар практикада көчләрен сынап карый ала. Булат бишенче курста кафедра кырындагы дәваханәнең хирургия бүлеге стационарына эшкә урнаша һәм булачак һөнәренең асылына ныклап төшенә. Ул дежур көннәрендә авыруларны карый, операциягә әзерли, пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтә һәм, әлбәттә, операцияләр ясауда катнаша.

Булат билгеләвенчә, практика студент өчен бик мөһим. Тик шунда гына бер китапта да укый алмаслык бөтен процессны үз күзләрең белән күрергә мөмкин, теге яки бу хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлыйсың.

— Отделениедә эшләү дәверендә табибка бер көн җиңелрәк, икенче көнне авыррак очракларга тап булырга туры килүен күрәм. Хирургка нинди генә авыруларны кабул итәргә туры килми. Аңа җавабы әзер булырына инанып, өметле күзләре белән карап, “Яшәячәкме?” дигән иң авыр, кыен сорауны бирәләр. Бөтен хирург та һөнәри эшчәнлегендә кеше гомере һәм сәламәтлек өчен көрәшә. Һәрвакыт! Хәтта гади генә аппендицитка операция ясаганда да катлаулыклар килеп туарга мөмкин, ә бөтенләй авырраклары турында сөйләп торасы да түгел. Шуның өчен һөнәр сайлауга, укуга бик җитди карарга кирәк. Белемеңне үстергән, камиләшкән саен вакытында кирәкле ярдәм күрсәтә алачаксың.

Лилия Шәрифгалиева.

Фото архивтан алынды.
Читайте нас: