Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
25 гыйнвар 2019, 12:33

Балачак хыялы тормышка ашкан

Надежда мәктәптә укыган чагында ук медицина хезмәткәре, дөресрәге фельдшер булырга һәм туган ягына кайтып кешеләрне дәваларга хыяллана.

Надежда мәктәптә укыган чагында ук медицина хезмәткәре, дөресрәге фельдшер булырга һәм туган ягына кайтып кешеләрне дәваларга хыяллана.

Яшь белгеч “Ни өчен нәкъ фельдшер булырга теләдегез?” дигән сорауга: “Үземнең башка өлкәдә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм”, дип җаваплады. Эше турында сөйләгәндә күзләреннән очкын чәчелә, һөнәрен чын-чынлап яратуы сизелә иде.

Надежда кеше организмын, гомумән, тирә-ягыбызда барган процессларны өйрәнү белән мәктәптә биология, аннары химия фәннәре укый башлагач, ныклап кызыксына. Бу фәннәргә сөюне укытучылары Фәнилә Фәтхетдинова һәм Зөбәрҗәт Галина уята. Нәкъ шул вакыттан алып, медицина өлкәсендә кешеләр иминлегенә хезмәт итү уе белән яна. Бөре медицина-фармацевтика колледжында дүрт ел укып, туган ягына дипломлы белгеч булып кайта.

— Практика үткән вакытта район дәваханәсенең барлык бүлекчәләрендә эшләп, көчемне сынап карый алдым, әмма һәрчак туган авылым, үз төпкелем тартты, — ди Надежда..

Бүген ул көн саен Степановкадан Ключи авылына кемгә медицина ярдәме күрсәтү, ә кемгәдер җылы сүз белән савыгуга ышаныч өстәр өчен килә. Аеруча ул өлкән буын вәкилләренә игътибар, хәстәрлек күрсәтә, чөнки алар махсус медицина ярдәменнән бигрәк ягымлы караш, аңлау, тыңлау, хәленә керә белү, җылы сүзләргә мохтаҗ. Аларга фельдшер чакыру буенча гына түгел, ә хәл белеп чыгу өчен дә керә. Мәктәп автобусы водителен һәр көнне юлга чыгар алдыннан тикшерү дә яшь белгечтән зур җаваплылык таләп итә.

— Нинди генә өлкәдә булмасын эш башлаганда ярдәм итүче, өйрәтеп җибәрүче булса, җиңелрәк. Ключи авылында практика үткән чагымда Алия Зарипова биргән киңәшләрне, тормыш сабакларын һәрдаим искә алам. Шулай ук Степановка медпунктында эшләүче яшь белгеч Динар Зыятдинов та һәрчак ярдәм итәргә әзер, сорау-үтенечләремне кире какмый. Әлбәттә, дәүләтебезнең “Авыл фельдшеры” программасы буенча күрсәткән ярдәме күп кенә шәхси мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә, — дип рәхмәтен белдерде Надежда.

Бүген ягымлы карашы, акыллы киңәшләре белән эшенә дәрт, киләчәккә ышаныч өстәүче әнисе аның өчен төп ярдәмчесе һәм терәк-таянычы булып тора.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: