Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
21 сентябрь 2018, 12:59

Көзне чирләмичә үткәрик!

Көз, матур булуы белән бергә, үзенең салкын, яңгырлы көн­нәре белән сәламәт-лекне генә түгел, кәеф­не һәм тышкы кыяфәт-не дә бозарга мөмкин.

Көз, матур булуы белән бергә, үзенең салкын, яңгырлы көн­нәре белән сәламәт-лекне генә түгел, кәеф­не һәм тышкы кыяфәт-не дә бозарга мөмкин. Көзге җил, яңгырлар стресс та тудыра, ә бу сәламәтлеккә кире йогынты ясый. Көзне күтәренке кәеф белән ямьле үткәрер өчен берничә гади киңәшне тотарга кирәк.


Сәламәт чәч

Көзен чәч күбрәк коела, моңа аптырыйсы юк, чөнки аның үсеше – табигый процесс. Гамәлдә, чәч коелудан котылу түгел, ә аны яңарту турында сүз бара.

Чәчне үстерү һәм ныгыту өчен организмга В5 һәм Н витаминнары кирәк. Шуңа күрә көзге рационда бу витаминнар булган продуктлар ашарга кирәк. Мәсәлән, яшел фасольдә һәм ашлык культураларында бу витаминнар күп.

Моннан тыш, чәч артык корымасын өчен атнасына ике тапкыр тукландыручы битлек эшләү дә сорала.

Яңартылган тире

Тире табигый ялтыравын югалтмасын һәм сәламәт булсын өчен аны яңартып торырга кирәк. Моның өчен төрле скраблар кулланырга мөмкин. Ләкин алар вак бөртекле булырга тиеш. Скраб атнасына бер тапкыр кулланылырга тиеш һәм шул ук вакытта көн дә крем белән тәнне йомшартырга онытмаска кирәк. Шулай ук, тән үзенчәлегенә карап, тирән пилинг та кулланырга мөмкин. Ләкин моның өчен алдан косметолог белән киңәшләшергә кирәк.

Кайнар су һәм өйдәге һава температурасы

Салкын вакытта йортта дымлылыкны күзәтеп тору аеруча мөһим. Чөнки бу чорда тире артык кибәргә мөмкин. Моның өчен өйдә шешәләргә су тутырып, аларны төрле урынга ачык килеш куеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, салкын вакытта артык эссе ванна керү дә тыела. Чөнки бу тәнне саклап торучы тире катламын җимерә. Ә сабынны рН матдәсе кергән йомшак крем-гельләргә алыштырырга кирәк.

Тәнне йомшарту

Урамга чыгар алдыннан җилдән саклану өчен биткә крем һәм иренгә бальзам сөртергә онытмагыз. Кулны глицерин кушылган лосьон яисә крем саклый ала. Тәнгә дә йомшарту лосьоны сөртегез. Игътибарны бигрәк тә муен, терсәк һәм тез башына юнәлтегез.

Матурлык өчен туклану

Селен, шулай ук, А, С витаминнары тәнне яшь килеш сакларга булышлык итә. А витамины – яхшы антиоксидант, ул шпинат, брокколи, пешкән сары яшелчә-җимештә бар. Моннан тыш, антиоксидантны чәй, какао, сояда да табып була. Ә төсле кәбестә, петрушка, борыч, киви яисә цитруслы җи-мешләр С витаминына бай. Селен ит, йомырка, балыкта күп.

Җыерчыклар организмга коллаген җитмәгәнлек-тән барлыкка килә. Картаюны акрынайту өчен даими рәвештә чикләвек, көнбагыш ашарга, алоэ вера экстрактлары кергән сутлар эчәргә киңәш ителә Шулай ук, көненә 8 стакан су эчәргә онытмагыз.

Хәрәккәттә – бәрәкәт

Бу хакта онытмаска кирәк. Шуңа күрә физик активлык көз кәеф төшүдән котылырга яхшы чара булып тора.

Стресс белән көрәш

Уңай кичерешләр стресстан котылырга булышлык итә. Шуңа буш вакытта күбрәк саф һавада йөрер-гә, туганнар, дуслар белән ешрак очрашырга киңәш ителә.

Ял итә белү һәм тормышка юмор белән карау нерв системасын сакларга да ярдәм итә.

Парфюмны алыштыру

Көзен һәм кышын көн-чыгыш, тропик исле парфюмнарга игътибар итәргә кирәк. Мондый исләр салкын көннәрдә кәефне күтәрә һәм “җылыта”.

Хәмер эчмәскә, майлы ризыклар ашамаска да киңәш ителә. Алар организмда суны тотрыклый һәм начар тәэсир итә, сәламәтлектә һәм тышкы кыя-фәттә дә чагылыш таба.
Читайте нас: