Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
11 сентябрь 2018, 13:00

Гриппның ике яңа штаммы көтелә

Быел Русиядә гриппның ике яңа штаммы көтелә, дип хәбәр итә "РИА Новости", “Роспотребнадзор” мәгълүматларына таянып.

Быел Русиядә гриппның ике яңа штаммы көтелә, дип хәбәр итә "РИА Новости", “Роспотребнадзор” мәгълүматларына таянып. Ил халкында вирусның бу яңа төрләренә иммунитет юк.


Авыру якынча бер атна дәвам итә, катлаулылыклар килеп чыккан очракта, озаккарак та сузылырга мөмкин, дип белдерәләр ведомствода.

Русиядә актуаль штаммнарга каршы 62 миллион вакцина алынган. Аны балалар, өлкәннәр, авырлы хатыннар бушлай ясата ала.

Эпидемия вакытында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына балаларны “фильтр” аша үткәреп кертәчәкләр. Бу авыру билгеләре булганнар башкаларга вирус йоктырмасын өчен эшләнә.
Читайте нас: