Ышаныч
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
14 август 2018, 13:25

Кызамык кызартмасын

Башкортстанда бу авыруны йоктырган кешеләр саны арта.


Кызамык – борынгыдан килгән авыру. Аның белән беренче тапкыр IX гасырда гарәп табибы Разес кызыксына башлый. Ул кызамыкны чәчәк авыруының җи­ңелчә төре дип атый. Ә урта гасырларда, XX гасыр башларында кызамык балалар арасында иң таралган чирләр рәтендә йөри. Авыруны балалар бик авыр кичерә, үлемнәр дә күп була. Әлеге чирне 1920 елларда аңа каршы вакцина уйлап табылгач кына җиңәләр.


Эпидемиологлар чаң суга: 2011 елдан башлап Ру­сиядә кызамык белән авыручылар саны арта. Узган ел мондый хәл бигрәк тә Мәскәү, Әстерхан, Иркутск һәм башка өлкәләрдә күп күзәтелде. Соңгы арада Башкортстанда кызамык йоктырган кешеләр саны арта дигән мәгъ­лүматны да еш ишетергә туры килә.

Башкортстанда 6 августка кызамык белән 13 бала һәм 8 өлкән кеше авыру очраклары теркәлгән. Бу инде кызамык йоктырган кешеләр саны 22гә җиткән дигән сүз. Бу хакта “Башин­форм” хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, алар арасында биш кеше әлеге авырудан прививка ясаткан булган. Белгечләр әйтүенчә, андыйлар авыруның җиңел төрен кичерә. Ә прививканы, һичшиксез, ике тапкыр ясатырга кирәк.

Республикада авыручылар саны арту июнь ахырында күзәтелгән. Уфада, Иглин, Чишмә районнарында инфекция таралмасын өчен прививка ясатмаган балаларны бакчага алу тыела. Эшкә кергәндә дә шулай.


Ничек йога?


Кызамык кешегә һава аша йога. Авыру тәнгә тимгелләр чыкканчы, 4-5 көн алдан һәм алар юкка чыкканчы вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин.

Гадәттә, моңарчы әлеге авыруны бакчада үткәрмәгән балалар йоктыра. Әнисе балачакта кызамык белән авырган сабыйларга гомеренең беренче 3 аенда аны йоктыру куркынычы юк. Прививка ясалган балалар кызамык белән җиңелчә авырый.


Өзлегү куркыныч


Кызамык үзе түгел, ә аңардан соң күзәтелергә мөмкин өзлегү белән куркыныч. Организмның авыруга каршы торучанлыгы кими. Чирне үткәргән бала теләсә нинди авыруны эләктерә ала, ягъни аның үпкәсе ялкынсынырга, тамагы шешәргә, эче китәргә, күзләренә зыян килергә, кайчакта авызда җәрәхәтләр күзә­телергә мөмкин. Кызамык вирусы хәтта баш миенә дә зыян китерә ала.


Авыру билгеләре


Авыру 7-17 көн, авыруга би­решмәүчәнлек булдырылган балаларда 21 көн үзен берничек тә сиздерми.

Аннары тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, томау төшә, ютәл күзәтелә, күзләр ялкынсына, алар яктылыктан авырта. Авыз эченә вак кына ак таплар чыга. Алар тәнгә кызыл тимгелләр чыкканчы 2-3 көн алдан күренә һәм 1-2 көн үткәч, юкка чыга.

Авыруның бишенче көнендә акрынлап тән кызышудан туктый һәм анда кызыл тимгелләр күренә. Баланың бите, күз кабаклары шешенеп китә, томау, ютәл көчәя, күзләреннән яшь ага. Бала хәлсез була, гел йокысы килеп тора.

Тимгелләр башта колак артына, яңакларга, маңгайга чыга, ә берничә сәгатьтән биткә тарала. Авыру көчәя барып, гәүдәгә һәм аяк-кулларга да чыга. Бала тәне кычытудан зарлана.

Авыру башланып, 5-7 көн үткәч, сәламәтләнү чоры башлана. Тимгел чыккан урыннар коңгырт төскә керә һәм куба башлый.

Икенче атна азагында бала әкренләп ашый башлый, коңгырт тап­лар юкка чыга, тән кубудан туктый.


Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: