Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
20 июль 2018, 12:06

Инвалидлык бирү тәртибе

РФ Хөкүмәтенең “Кешене инвалид дип тану тәртибе һәм шартлары турында” 95 санлы карарына кертелгән үзгәрешләр бу процедураны гражданнар өчен уңайлырак итәргә һәм сәламәтлектә кире кайтаргысыз үзгәрешләр булганда кабаттан медицина-социаль экспертиза үтүдән азат итәргә тиеш.

РФ Хөкүмәтенең “Кешене инвалид дип тану тәртибе һәм шартлары турында” 95 санлы карарына кертелгән үзгәрешләр бу процедураны гражданнар өчен уңайлырак итәргә һәм сәламәтлектә кире кайтаргысыз үзгәрешләр булганда кабаттан медицина-социаль экспертиза үтүдән азат итәргә тиеш. Бу хакта Русия Хезмәт министрлыгы “Башкортстан Республикасы буенча Төп медицина-социаль экспертиза бюросы” учреждениесенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Зинера Сираева белән әңгәмә кордык.

— Агымдагы елның апреленнән инвалидлык чикләнмәгән вакытка бирелә...

— Бу чыннан да шулай. Русия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 мартындагы 339 санлы карары белән яңартылган чирләр исемлеге буенча беренче мөрәҗәгать иткәндә үк шартсыз тәртиптә инвалидлык бирү мөмкинлеге каралган. Бу исемлеккә хромосом тайпылышлар, шул исәптән балаларда Даун синдромы, фенилкетонурия, сукырлык, чукраклык, ДЦП һәм башкалар кертелгән. Тулы исемлек белән http://mse02.ru/ сайтында “Норматив-хокукый документлар” бүлегендә танышырга була.

— Әгәр инвалидлык моңа кадәр билгеләнгән, ә чир яңартылган исемлеккә кертелгән булса, үзгәрешләргә ярашлы ел саен аны раслау үтү кирәклеге бетәме?

— Карарда әйтелгәнчә, инвалидлык беренче мөрәҗәгать иткәндә бирелә, шуңа күрә билгеләнгән вакытта чираттагы раслау үтүче гражданнарның инвалидлык вакыты турында карар кешене инвалид дип тану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып кабул ителә.

— Гомумән, инвалидлык билгеләү вакытына кагылышлы үзгәрешләр булдымы?

— Әгәр элегрәк балаларга инвалидлык биш елга тик яман шеш һәм лейкоз булган очракта гына бирелсә, хәзер бу башка чирләр, мәсәлән, сколиоз, яңак-бит өлкәсендә үсеш тайпылышлары, аутизм (исемлеккә ярашлы) бирелергә мөмкин. Балаларда шикәр чире, фенилкетонурия белән беренче мөрәҗәгать һәм тромбоцитопеник пурпура белән кабаттан раслау буенча инвалидлык бала 14 яшь җиткәнчегә кадәр билгеләнәчәк.

Кагыйдәгә медицина-социаль учреждение белгечләре инвалидта, шул исәптән инвалид-балада тормыш-яшәеш мөмкинлекләрендә чикләүләргә китерүче җитешсезлекләр, чирләр, морфологик тайпылышлар булган очракта беренче мөрәҗәгать иткәндә үк өлкән гражданнарга кабаттан раслау вакытын күрсәтмичә, балага 18 яше тулганчыга кадәр “инвалид-бала” категориясе бирергә тиеш.

— Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, авыр чирле гражданнарның хәлен тикшерүне уңайлаштыру өчен бу процедура читтән торып үткәрелергә мөмкин чирләр исемлеге билгеләнгән. Шуны җентеклерәк аңлатып үтегез әле.

— Инвалидлык читтән торып билгеләнергә мөмкин чирләр исемлегенә кертелгән: тын алу системасы функцияләрендә зур тайпылышлар; IV функциональ класслы стенокардия; үзәк нерв системасы ягыннан авыр өзлегүләр нәтиҗәсендә югары кан басымы белән чагылган чирләр; организм системалары һәм органнары эшчәнлегенә күпсанлы зыян салган шикәр чире һәм башкалар. Бюро (төп бюро, Федераль бюро) гражданинга читтән торып инвалидлык бирү турында карар кабул иткәндә түбәндәге шартлар исәпкә алыначак: кешенең ерак һәм (яки) барып җитү авыр урында, яки катлаулы транспорт инфраструктуралы, даими транспорт йөрүе булмаган җирдә яшәве, йөртүгә комачаулаучы авыр хәлдә булуы.

— Аерым очракны алыйк. Район үзәгеннән ерак булган төпкел авылда бер ханым яши. Узган ел чир нәтиҗәсендә аягының бер өлешен кискәннәр. Медицина-социаль экспертиза (МСЭ) учреждениесенә алып бару өчен, ә безнең район Бөре шәһәренә карый, зур гына чыгым таләп ителә: таксига түли, алып бару өчен кешеләр яллый. Инвалидлыкны раслау өчен быел билгеләнгән көнгә бара алмаган, ашыгып өстенә кайнар чәйнек каплаган. Аңа нишләргә? Аңлашыла ки, аягы үсеп чыкмаячак. Яңа үзгәрешләр вакыт белән чикләнмәгән инвалидлык алу мөмкинлеге бирәме? Моны читтән торып эшләп буламы? Моның өчен нишләргә кирәк?

— Әгәр гражданин сәламәтлек торышы авыр булу сәбәпле, бюрога килә алмый икән (бу медицина оешмасы яки стационарда раслана), медицина-социаль экспертиза өендә үткәрелергә дә мөмкин. Шулай итеп, әлеге очракта ике вариант бар: яки тиешле бюро карары буенча читтән торып, яки медицина оешмасы тарафыннан инвалид МСЭ бюросына килә алмый дигән өземтәсе булганда тикшерү өендә үткәрелергә мөмкин. Киләсе (икенче) тикшерүдә гражданинның сәламәтлек торышы буенча инвалидлык группасы вакытсыз билгеләнә. Бу шарт Карарның алдагы редакциясендә дә күрсәтелгән иде.

— Алдарак Сез кем инвалид дип вакытсыз танылырга мөмкинлеге турында әйттегез. Әгәр чире инвалидлык вакыт белән чикләнми бирелүче чирләр исемлегенә кермәгән булса, мондый очраклар өчен нинди дә булса үзгәрешләр бармы?

— Үзгәрешләр тик гражданинның исемлеккә кергән чире булган очракларга гына кагылды. 2015 елдагы Карарның алдагы редакциясе вакыт белән чикләнмәгән инвалидлык группасын беренче тапкыр куелганнан соң дүрт елдан да соңга калмый бирүне күзаллый, бу гражданинның реабилитация яки абилитация чаралары үтү барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләүләрен киметә һәм бетерә алмаган, кире кайтарылмаучы морфологик үзгәреш, организм системалары һәм органнары эшчәнлегендә тайпылышлар булган очракларга кагыла.

— Кешеләр медицина-социаль экспертиза учреждениесенә инвалидлык алулардан тыш башка сораулар белән мөрәҗәгать итәме? Нинди сораулар белән килә?

— МСЭ учреждениеләренә инвалидлык алулардан тыш, инвалидның яки инвалид-баланың (ИПРА инвалида/ИПРА ребенка-инвалида) шәхси реабилитация яки абилитация программасын төзү, үзгәрешләр кертү, һөнәри эшчәнлек сәләтен югалту дәрәҗәсен (%та) билгеләү, производствода бәхетсез очрак, медицина, социаль һәм һөнәри чирләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.

Кайбер очракларда гражданнарда яңа ИПРА белән беррәттән, башка мәсьәләләр дә каралыр дигән борчу туа. Бигрәк тә алдан билгеләнгән инвалидлык группасын яки “инвалид бала” категориясен, вакытын, сәбәпләрен, авырлыгын яңадан тикшереп, алып бәрерләр дигән борчу уяна.

Реабилитация һәм абилитациянең яңа программасын төзү кирәклегенә табигый сәбәпләр дә нигез була ала: баланың үсүе, буе, авырлыгы артуы. Моңа бәйле аңа алдан бирелгән реабилитация техник чараларын үзгәртү мөһимлеге туа. Үзгәрешләр шулай ук реабилитацияләү буенча яңа ысуллар, өстәмә техник чараларга да кагылырга мөмкин. Бу мәсьәлә Карарда җайга салынган: инвалид бала өчен реабилитация һәм абилитация программасына үзгәрешләр кертү инвалидлык группасын, нинди вакытка билгеләнүен тикшереп тормыйча башкарыла.

Исегезгә төшерәм, медицина-социаль экспертиза гражданинның (аның законлы вәкиленең) гаризасы нигезендә үткәрелә. Гариза язма рәвештә, медицина оешмасы (пенсия тәэминатын башкаручы, халыкны социаль яклау органы) тарафыннан бирелгән медицина-социаль экспертизага юллама һәм сәламәтлек какшавын дәлилләүче документлар белән бергә бирелә.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наталья Пушкарева әңгәмәләште.
Читайте нас: