Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
18 июнь 2018, 18:36

Һәркемгә бәхет һәм шатлык өләшә

Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшүчеләрдә дә өмет уята алган, күпме кеше гомерен саклап калган шәфкать ияләрен без «ак халатлы фәрештәләр», дип йөртәбез.

Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшүчеләрдә дә өмет уята алган, күпме кеше гомерен саклап калган шәфкать ияләрен без «ак халатлы фәрештәләр», дип йөртәбез.

Әйе, алар кулында — кеше гомере. Күпме язмышларны саклап калып, күпме гаиләгә бәхет алып килә бу изге җаннар. Шундыйларның берсе — район дәваханәсендә балалар табибы булып эшләүче Зөлфия Камил кызы. Бу мөлаем ханым 21 ел гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган. Биш яшеннән үк кешеләрне дәваларга, аларга ярдәм итәргә хыялланган кыз, мәктәпне тәмамлау белән күп тә уйлап тормый, документларын Дүшәнбе шәһәрендәге Авиценна исемендәге медицина университетына (анда яшәгән чаклары була) тапшыра һәм тырышып белем үрләрен яулый. Уку йортын уңышлы тәмамлаган дипломлы белгеч 1997 елдан хезмәт юлын башлый һәм менә әле дә яраткан һөнәренә бар күңелен биреп, тырышып эшләп йөри. Әйе, табиб ул — дөньяда иң кирәкле, шул ук вакытта җаваплы һәм тынгысыз һөнәр иясе. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибка бар күңелен, белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыруларны аякка бастыруга багышларга туры килә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, нинди генә вакыт булмасын, алар авыру янына ашыга. Зөлфия Камил кызы да шундый тырышлыгы, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булуы белән халык хөрмәтен яулаган.

— Ак халатлы кешеләргә кечкенәдән гашыйкмын. Бу һөнәрне сайлавыма бер генә дә үкенмим. Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Район дәваханәсенең балалар бүлегендә генә дә 11 ел эшлим. Шушы дәвер эчендә төрле авыруларны, төрле кешеләрне күрергә туры килде һәм килә. Әмма коллективыбызның тату, бердәм булуы белән барлык проблемаларны да хәл итә алдык һәм алабыз, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. Һәр кешегә аерым караш, игътибар кирәк. Җылы сүз дә дәвалый, диләр, нинди генә вакытларда да, хәтта бик авыр чакларда да һәркемне ачык йөз белән каршылыйбыз. Кешедә өмет чаткыларын кабызырга ярдәм итәргә тырышабыз, — ди үз һөнәренең остасы Зөлфия Әминева.

Зөлфия Камил кызы тормыш иптәше Илдар белән ике балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган. Аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Уллары Екатеринбург шәһәрендә Урал дәүләт тау университетын быел тамамлый, әлеге вакытта диплом яклый. Кызлары башкалабыз Уфада авиация университетында белем ала.

— Балаларым минем юлдан китмәде. Әйе, алар да мин кайчандыр яраткан һөнәремне сайлаган кебек, үзләренең күңелләренә яткан юлдан атлады. Нинди генә һөнәргә ия булсалар да, иң мөһиме — илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар, әлеге кебек безне куандырып кына торсыннар! — ди Зөлфия Әминева балалары өчен горурлык хисе кичереп.

Тырыш ханым өендә уңган хуҗабикә, сөекле хатын, ә эшендә инде барысы да хөрмәт иткән яхшы белгеч.

Ак халатлы кешеләрнең тормыш девизы — халык иминлеге хакына хезмәт итү ул. Үз эшенә тугрылык, фидакарьлек, югары һөнәрилек һәм шәфкатьлелек — медицина хезмәткәрләрен аерып торучы сыйфатлар. Киләчәктә дә ак һәм изге күңелле табибларга уңышлар, сәламәтлек кенә телисе килә.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: