Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
20 август 2021, 15:05

Мәчеттә ремонт эшләре бара

Мәчет авылның йөзек кашы булып тора.

Мәчеттә ремонт эшләре бара
Мәчеттә ремонт эшләре бара

Ул авылның иң күркәм, иң матур йорты булырга тиеш. Шушы уңайдан Аскын үзәк мәчетендә ремонт эшләре башланган. Регина Галимхан кызы Мөхәмәтмуллина белән аның ярдәмчесе Минзилә Хәлимулла кызы Исламшина эчтәге агарту эшләрен алып бара. Биредә стеналар тигезләнә, шомартыла. Шулай ук түшәм, тәрәзәләрне дә буяту эшләре башкарылачак. Боларның барысын да шушы уңган кызлар эшләп чыгачак. Әлеге вакытта ир-егетләр, хатын-кызлар залы, керү урыны матур итеп агартылган да инде. Мәчетнең түбәсендә дә ремонт тулы куәтенә бара. Анда Рөстәм Фәүзәт улы Хәсәнов, Данис Хәмис улы Латыйпов  ярдәме белән эшләнә, шулай ук Рөстәм хәзрәт үзе дә катнаша. Марат Әниф улы Ямалтдинов һәм Рәсүл Мөхәмәт улы Лотфуллин җылыту системасын ремонтлый.

 Техника Уфаның “Мобилбетон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелгән.

— Мәчетнең түбәсен ремонтлау өчен Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте акча бүлде. Шулай ук биредә зур эшләр барганын күреп, Рәфис Әхмәтов та (районны икмәк белән тәэмин итүче) үз өлешен кертте. Җыелган акчалар да бар иде, менә шуларны бергә туплап, бу олы эшне башладык. Түбә эшләрен тагын бер атнадан тәмамларбыз, дип торабыз. Ә эчтә эшләр әлегә күп. Анысын да бик озакка сузмабыз дип уйлыйм, — дип сөйли Рөстәм хәзрәт.

Чынлап та, олы һәм изге эш бара биредә. Мәчетебез тагын да күркәмрәк булып, үзенең мөселманнарын каршы алыр, дип ышанабыз. Бу изге гамәлгә кушылып, матди ярдәм итәргә теләкләре булганнар бар икән, рәхим итеп булыша аласыз.

 

Мәчеттә ремонт эшләре бара
Мәчеттә ремонт эшләре бара
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: