Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
7 гыйнвар 2021, 17:10

Файдалы чара

"Бәйрәмнәр һәм йолалар" кичәсе фәһемле әңгәмәләр һәм күңелле уеннарга бай булды.

Иске Казанчы авыл китапханәсендә фәһемле чара үткәрелде. Китапханәче Гөлфинә Исламова укучыларга Раштуа бәйрәме, аның кайдан килеп чыгуы, ничек үткәрелүе, нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләде. Ә авылның "Агинәйләр коры" оешмасы җитәкчесе Мәмдүнә Зарипова ислам дине йолалары, милли бәйрәмнәр турында җентекле сөйләде. Арытаба чарада катнашучылар белән мәдәният йортында төрле күңелле уеннар, ярышлар оештырылды. Чараның төп максаты — милләтара татулык, башка дингә ихтирам тәрбияләү.
Читайте нас: