Үз телемдә шигырь язам, Үз телемдә сөйли алам. Туган җирем, туган илем, Мин бит синнән илһам алам. Бу сүзләр Флүрә Кадим кызына бик тә туры килә. Бар күңеле белән иҗатка гашыйк ханым күңеленнән ургылып чыккан теләкләрен, сүзләрен сәйлән итеп шигырь юлларына тезә. — Алар минем йөрәгемнән, тәҗрибә аша үрелеп чыккан уй-фикерләрем. Алар — минем сорауларым, җавапларым, эзләнүләрем, югалту-табышларым. Күңелемнең юалкып-балкып киткән чакларында ашыга-ашыга язып куйган хис-кичерешләрем. Шигъри күңелле якташыбызның иҗат җимешләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Моң чишмә кызлары без Кыйбла якка карап ага Таталы чишмәбез безнең. Шушы чишмәбез турында Бүгенге әйтер сүзем. Челтер-челтер ага чишмә, Бар кебек әйтер сүзе. Хатирәләре күп аның, Күпме сер саклый үзе. Чишмәдә без уйнап үстек, Таталы суларын эчтек. Хуш исле алланарында Сөелеп, назланып үстек. Җырлар җырлап җиләк җыйдык Чәчәкле аланнарда. Яратам диеп тәү тапкыр Әйттек чишмә янында. Балалар да уйнап үсте Ямьле чишмә буенда. Җырлаган җырыбыз да бит Шушы чишмә турында. Кадерле безгә бары да, Болыннары, кырлары. Чишмә суын эчеп үстек,
Пар аккош Тагы бер ел үтеп китте, Җитте язлар, үтте кыш. Түгәрәк күлгә быел да Очып кайтты пар аккош. Сөенешеп каңгылдашалар, Сәлам биреп туган җиргә. Сагынганнар, авыр инде Яшәүләре чит җирдә. Шатланып күл уртасына Җылы оя коралар. Шул ояда балаларын Үстермәкче булалар. Карап торсаң, таң калырсың, Алардагы мәхәббәт! Йөзеп, чумып уйныйлар, Яратышып туймыйлар. Ни арада мылтык тоткан Килеп чыкты бер аучы. Кара этен иярткән, Алда биек кычыткан. Кычыткан артына посып, Аккошларны күзәтте. Җаен туры китереп, Аккошка төзәп атты. Мескен аккош талпынды, Гәүдәсе катып калды. Өзеп-өзеп кычкырды да, Оя өстенә ауды. Аңламыйча ни булганын Ялгыз аккош озак кычкырды. Анда-монда сугылды, Ул үз парын чакырды. Ялгыз калгач аның өчен Дөньяның яме бетте. Буш ояга башын салып, Якты дөньядан китте. Әй, кешеләр, начар ният белән Күл буена килмәгез. Аккош рәнҗеше төшәр бит, Сез аларга тимәгез. Көмеш кыңгыраулы мәктәбем Гомер бик күп үтсә дә, Һәрчак булдың уемда. Бер-ике сүз языйм әле Син, мәктәбем турында. Моннан 55 ел элек Мәктәпкә баруларым. Бер ашкынып, бер тартынып, Югалып калуларым. Мәктәп эче гөр килә Балалар тавышына. Маһирә апа безгә карап, Елмаеп басып тора. Син укырга өйрәттең, Син язарга өйрәттең. Беренче укытучым син минем, Яулап алдың йөрәкне. Акыллы киңәшең белән Дөреслеккә өйрәттең. Ялгышулар булып китсә, Вакытында төзәттең. Никадәр акыл, сабырлык Биргән Ходай үзеңә. Гомерем буе җитәрлек Илһам алдым үземә. Барыбыз да сагынабыз Бала чакны, мәктәп елларын. Кадерлерәк була икән Яшь олыгайган саен. Ул чактагы кыз-малайлар, Хәзер алтмыш яшьтәбез. Көмеш кыңгырау тавышын Һаман да сагынабыз. Көмеш кыңгырау тавышы Һаман колакта чыңлый. Балачакка чакырамы, Тавышы бер дә тынмый. Мәктәбем, син белем чишмәсе, Мәңге онытасы түгел. Кулларын сузган сабыйдай Сиңа ашкына күңел. Шагыйрә димзгез миңа Каен арасында йөрим Уйлап, хискә бирелеп. Утырам болыннарда Чәчәкләргә күмелеп. Шунда туалар да инде Бер-бер артлы шигырь юллары. Үткән хәлләр, кызыклары, Мәзәге, шаяннары. Кызые итеп язам инде Әзрәк уены, чыны. Шагыйрә дип әйтәсез бит, Шунысы иң кыены. Шагыйрә түгел мин, Бары гади генә язучы. Күргән, белгән, ишеткәнне Шигырь юлларына гына салучы. Ап-ак каен, зифа каен, Ямь-яшел аның шәле. Гадел абыйга җитәргә Ай-һай бик ерак әле. Биек үрләр менәр чен Барасы да әле барасы. Шагыйрә түгел мин, Бары гади авыл баласы. Сагыну Су буйларына төштем дә, Ярларыннан буйладым. Әллә нигә күңел тулды, Бер кычкырып җырладым. Җырладым кошлар җырын да Гөлчәчәкләр кырында. Урманнарда, болыннарда, Күл буйларында булдым. Күлдә пар аккошлар күреп, Сокланып карап тордым. Аккошлар да тынып калган, Моңсу гына йөзәләр. Тагын туган якны ташлап, Китүләрен сизәләр. Көтеп алган ямьле җәйләр Үтте дә китте күптән. Алтын көзгә дә кергәнне Сизмәгәнбез дә икән. Көз артыннан кышы килә, Ак канатын кагынып. Тагы гомер үтәр инде, Шушы җәйне сагынып. Урман Гөрләп тора урман эче, Агачны аударалар. Кирәк җирен генә алып, Каядыр озаталар. Юк инде элекке кебек Куе, матур урманнар. Зур яланга әйләнеп, Бушап калганнар алар. Килеп керсәң шул яланга Атлап үтәрлек димә. Чытыр-чатыр, тәртипсезлек Һәм чүп ята һәр җирдә. Чүпне машинага салып, Урманга озаталар. Машинадан төшми генә Юлга ук бушаталар. Нидер эзләп төне-төне Бар урманны яралар. Артларыннан күпме агач