Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
18 июнь 2020, 19:15

Митрополит диндарларны күмәк чаралардан тыелырга чакырды

Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, 19 июньдә истәлекле көн - Табын иконасы бәйрәме уңаеннан күпләп кеше җыела торган чараларның булмаячагы турында карар итте.

Илдә һәм республикада туган эпидемиологик хәл белән бәйле Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында 19 июньдә Табын иконасы бәйрәме уңаеннан күмәк чаралар үткәрелмәячәк.

Гафури районындагы хатын-кызлар монастыренда чара митрополия башлыгыннан башка үтәчәк.

Бөре һәм Белорет епископы Спиридон 9.00 сәгатьтән литургияне онлайн трансляция режимында җитәкләячәк.

Митрополит дин тотучыларга күмәк чаралардан тыелырга кушты, тыныч булырга киңәш итте.

Фото: eparhia-ufa.ru

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Mitropolit-dindarlarni-k-m-k-charalardan-tielirga-chakirdi-326975/

Читайте нас: