Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
21 Май 2020, 00:55

Изге гамәл кылыгыз

Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында – Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булырбыз.

Шушы уңайдан агымдагы елдан Аскын үзәк мәчетендә бик тә изге эш — ятим балаларга ураза фитыры тарату өчен хәер җыю оештырылган. Бу гамәл ураза фитырын кемгә бирергә белми йөрүчеләр өчен бик тә уңайлы, отышлы. Ә арабызда андыйлар бар.
Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Гайдуллин җитәкчелегендә комиссия төзелеп, шушы эшне башлап та җибәргәннәр һәм отылмаганнар. Әйткәндәй, шушы җәһәттән 13 мең сум акча җыелган да инде.
Минем карашка, бу бик тә изге, җаваплы адым. Районда ятим балалар, авыр тормыш шартларында калган гаиләләр юк түгел. Мәрхәмәтле айда ураза фитыры шушы ятим балаларга бирелсә нинди яхшы булыр иде, чөнки сабый күңеле бит ул керсез, ак кәгазь кебек. Күпме бала сөенә, ә бит бу зур савап.
Мәчет кырындагы “Ак инәйләр” оешмасындагы иманлы, шәфкатьле апаларыбыз шундый имин булмаган гаиләләрнең барып хәлен белеп тора. Тынгысыз ак инәйләр акча җыеп, аларга азык-төлек илтә.
Хөрмәтле райондашлар! Ураза гаетенә нибары өч көн калды. Әҗер-савапларга ирешергә теләгәннәр өчен соң түгел әле, гаеткә кадәр вакыт бар. Форсаттан файдаланып калыгыз, ураза фитырын әле булса бирмәгәнсез икән, мөмкинлектән файдаланыгыз, ятим сабыйларны шатландырыгыз, саваплы булыгыз!
Фото интернет челтәреннән: https://vk.com/club183620227?z=photo-183620227_457244211%2Falbum-183620227_00%2Frev
Читайте нас: