Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
14 Май 2020, 18:10

Ураза бәйрәме уңаеннан безне ял көтә

Республикабызда 24 май - Ураза бәйрәме ял көне дип игълан ителгән. Быел ул якшәмбе көнгә туры килә.

Республикабызда 24 май - Ураза бәйрәме ял көне дип игълан ителгән. Быел ул якшәмбе көнгә туры килә.

Якшәмбе, яки шимбә бәйрәм көне белән туры килгәндә, ялларыбыз озыная: ял көне бәйрәмнән соң датага күчерелә. Шулай итеп, без 23, 24, 25 майда Ураза бәйрәме уңаеннан ял итәчәкбез.

Июньдә дә өч көнлек яллар көтә әле! Алары Русия көне уңаеннан булачак. Ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Хезмәт кодексы буенча, бу көнне эшләми торган бәйрәм ялы булачак.

Быел әлеге бәйрәм җомга көнгә туры килә. Шуңа күрә русиялеләр өч көн — җомга, шимбә һәм якшәмбе, 12, 13, 14 июньдә ял итәчәк. Ә 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Читайте нас: