Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
20 апрель 2020, 17:55

Рамазан ае башлана

Быел мөселманнарның зарыгып көтеп алган, яңару, яхшыракка үзгәрү ае 23нән 24 апрельгә каршы төндә башлана. Үзен мөселман дип санаган һәр балигъ кешегә ураза тоту – фарыз.

Рамазан – ул юмартлык ае. Бу айда без саваплы гамәлләрдә, гыйбадәттә, изгелектә юмарт булырга тиеш. Рамазан ул чистарыну, пакьләнү ае. Ниндидер үпкәләребез булса, гафу итик, кемнедер рәнҗеткән булсак – гафу үтеник, гөнаһлардан тәүбә кылыйк, Аллаһы Тәгаләдән кичерү, иман сорыйк.
Аллаһы Тәгалә ел саен һәркайсыбызга да исән-сау Рамазан аен каршы алырга насыйп әйләсен, ураза тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсен. Аллаһыга гыйбадәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга язсын.
Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен.!
Уразага ният кылу догасы
Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».
Авыз ачу догасы
Авыз ачканнан соң, гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», һәм татарча: «Йә Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә Раббым, Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип дога кылына.
Читайте нас: