Тәкъдирме бу, әллә күрәчәкме,
Нигә шундый күрәчәкләр языла соң,
18 яшь кенә тулган яшь егетләр,
Уйлап баксаң, һичбер гөнаһсыз.
Ә шулай да язмыш каерып бора,
Бу хәлләрне аңлап булмаслык.
Менә безнең туганыбыз — Чат егете,
Тәкъдиренә микән буйсынып.
Әфган җиренә китеп, гомере өзелде,
Елап бетереп булмый юксынып.
Авыр да соң, бу сүзләрне язып, ишетү,
Инде тыныч булсын дөнья, ил-көнебез,
Болыт капламасын дөньяны.
Ымсынмасын дошман илебезгә,
Сабыйларның башы читтә ятып,
Гәүдәләре череп калмасын.
Әфганстан — “мөселманнар иле” диләр,
Дөреслек бармы соң бу сүздә?
Ничә миллион яшь егетләр китеп,
Корбан булып калды җирегездә?
Әле һаман сезне ишетү белән
Каннар кайнап китә тәннәрдә.
И, Раббым, сабырлыклар бирче
Мондый кайгыларда әниләргә!
Авыр язмышлар бик күп узды илебездә,
Дөреслеген аңлый алмыйсың.
Күз яшьләрең белән юынасың да,
Язмыш инде, дип баглыйсың.
Минем рухым исеменнән язып куегыз:
“Мин юлландым соңгы юлга,
Туган ил алдында изге бурыч, дип,
Башкаемны салдым мин шунда.
Рухларым сизә, газизләрем,
Изге йортлар янына килгән саен,
Минем рухыма хәер саласыз.
Газиз әнкәем, туганнарым,
Бәхиллекләр бирешә алмадык.
Соңгы сулышымны алганда да:
“Их, туганнар калды, диеп уйладым”.