Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
27 гыйнвар 2020, 00:00

Протоиерей Всеволод Чаплин вафат булды

Мәскәүнең Изге Феодор Студит храмы рухание, протоиерей Всеволод Чаплин вафат булды. Аның үлеме турында "Интерфакс"ка гыйбадәтханәгә йөрүчеләр хәбәр иткән. Руханига 51 яшь булган.

Шаһитлар сүзләренчә, 26 гыйнварда көндез 16 сәгать 30 минут тирәсендә Всеволод Чаплин үзе дини хезмәт башкарган гыйбадәтханә янында утыргычта утырган.

Кинәт аның хәле начарланган, ул егылган. "15 минуттан килгән ашыгыч ярдәм аның үлемен раслады", - дип сөйли Александр исемле кеше.

Гыйбадәтханәдә Всеволод Чаплинның үлеме турындагы мәгълүматны расладылар.

"Кызганычка каршы, бу дөрес, ул гыйбадәтханә каршында вафат булды", - дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына гыйбадәтханәнең матбугат хезмәтендә.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Protoierey-Vsevolod-Chaplin-vafat-buldi-93811/

Читайте нас: