Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
14 гыйнвар 2020, 17:05

Күбиязда яңа манара урнаштырылды

2019 елның соңгы көннәрендә мөселман кардәшләребез киңәшмәгә җыелды. Анда мөһим сорау — мәчет манарасын алыштыру мәсьәләсе тикшерелде. Халык килешеп, бер фикергә килеп, бертавыштан изге эшне оештыруны имам-хатыйб Фәнис хаҗи Кашаповка йөкләтте.

Мәчет манарасын алмаштыру эше җаваплы кешеләргә тапшырылды. Фәнис хаҗи Кашапов Риза Мәхияновка Уфа шәһәрендәге остаханәгә заказ биреп эшләтүне йөкләтте. Үлчәмнәрне алып заявка бирелде һәм күп тә үтми, алтын төсендәге манара әзер дә булды. Акча мәсьәләсенә килгәндә, халыкка мөрәҗәгать ителде һәм кыска вакыт эчендә тиешле сумма җыелды. Изге эштә зур ярдәм күрсәткән шәфкатьле, миһербанлы якташларга рәхмәт җиткерәсе килә. Аеруча әтиле-уллы Рәдиф һәм Рәшит Гарифуллиннарны, Хәбипҗан һәм Илнур Мәхияновларны, шәхси эшкуар Илгиз Әбраровны билгеләп үтү урынлы булыр.
Риза Мәхиянов Яңа ел алдыннан мәһабәт манараны кайтарып мәчеткә тапшырды. Шунда ук аны урнаштыру көне билгеләнде. Мөхәмәтҗан Фәйзрахмановка манараны урнаштыру өчен автокран китерү эше йөкләтелде. “Аскын электр челтәрләре” җәмгыяте автокран бирде. Оешма директоры Илшат Мәгъдәнур улы Мөхәмәтшин, аның урынбасары Фаил Гафурҗан улы Фәйзрахманов автокран биреп, изге эшкә саллы өлеш керттеләр. Шулай ук автокран водителе Дамир Әдһәм улы Миһаҗетдиновка зур рәхмәт белдерәбез. Күбияз авылы мөселманнары дога кылды һәм хаҗ саваплары бирсен дип теләде.
Авылыбызда куллары һөнәри осталыкка ия булган Мәснәви Миңнешәих улы Закиров, Данфир Әснаф улы Гыймрановка чиксез рәхмәт җиткерәбез. Алар кышкы салкын көндә манараны урнаштырды. Аллаһыбызның мең-мең рәхмәтләре яусын.
Манара урнаштыру зур бәйрәмгә әверелде. Бирегә Күбияз авылы халкы һәм мәртәбәле кунаклар җыелды. Моңлы итеп тәкъбир әйтелде. Бәйрәм тагын да күркәмләнде. Манарадагы ярымай Күбияз авылын балкытып, Аллаһыбызның рәхмәтләрен алып, Ислам динен дәвам иттерсен, иманыбызны куәтләп, мәчет бинасын ямьләп, халыкны намазга чакырып торсын.
Светлана Сәлмәнова әзерләде.
Читайте нас: