Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
15 ноябрь 2019, 11:20

Мәүлид ае

Мәүлид кичәсе — бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора.

Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә.
Пәйгәмбәребез (с.г.в.) туган көне булу сәбәпле, бездә татар, башкорт халкында да ул бик зурлап, бер ай давамында бәйрәм ителә. Ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла. Коръән укыйлар, пәйгәмбәребез (с.г.в.)гә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.
Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен.
Әйткәндәй
Аскын мәгълүмат үзәгендә “Мәүлид” китабы сатыла.
Читайте нас: