Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рухият
24 Май 2019, 14:39

Күңелдәге уйлар...


Табигать — җанга зур сихәт

Тавыбызның яшел каеннары,

Муеллар, миләшләрем.

Сез бит авылыбызның күрке,

Күңелгә сердәшләрем.


Сез миңа гомерем буена

Аерылгысыз дусларым.

Ничек сокланмый була соң,

Сезгә сайрар кошларым.


Тыңлап туярлык мени соң

Сандугачлар сайравын.

Кәккүк моңын, тургай җырын,

Таң атканда моңлы көйдәй

Каеннарның шаулавын.


Күңелемнең иң түрендә

Табигать гүзәллеге.

Яшәгән саен яшәртә

Шушы моңнар, кошлар җыры

Үзәкне өзәрлеге.


Быелгы яз аеруча үзгә,

Бик хисле булды көнем.

Текә тау ямь-яшелдән,

Гүя, мәхәббәтле яшь килен!


Гомер агышым — күңел

сагышым

Могҗизалар сыман искә төшә

Төлгез елгам, йөгерек агышың.

Ефәк тасма сыман агышларың

Зәңгәр дулкыннарың кагышы.


Язгы ташу чагың күз алдымда,

Хыялларда — бозда акканнар.

Карлыгачлар уйнап, ярга кагылып,

Җилпенешеп канат какканнар.


Төрле чакны уйлап моңсулана

Сабыйларча күңел һаман да.

Әче күз яшьләре тәгәрәп төшә

Авылымны искә алганда.


Зәңгәр дулкыннарың кага-кага

Кайсы тарафларга актың соң?

Йөгерек елгам, күбәләкле ярлар

Күз алдыма кабат кайттың син!

Зәвия Шәрифҗанова.

Иске Мотабаш авылы.


Якты язмыш телим мәктәбемә

(туган мәктәбемнең 95 еллыгына)

Туган авылым, сөйгән мәктәбем,

Сездә үтте бала чакларым.

Кайларда калдыгыз гөрләп торган

Кыңгыраулы мәктәп елларым?


Мәктәп мине сихри көче белән

Чакырып торды һәр көн дәрескә.

Эй, гомернең бәхетле чаклары

Сагындырып төшә гел искә.


Хәтеремдә һәрбер укытучым,

Якты маяк алар юлымда.

Олы хөрмәт белән, Укытучым,

Баш иям мин бүген каршыңда.


Мәктәп. Укытучы. Бу сүзләрдә

Тормышымның бөтен мәгънәсе.

Укытучы дигән бөек исем —

Горурлыгым, илһам чишмәсе.


Еллар аша, урау юллар аша

Сәлам сезгә, мәктәп дусларым.

Бәхет телим бүген һәммәгезгә —

Хезмәттәшләр, авылдашларым.


Якты язмыш телим мәктәбемә:

Авылым уртасында шаулап-гөрләп,

Шау чәчкәгә күмелеп, озак еллар

Балкып тор син, белем учагым!

Фәнирә Нәбиуллина.

Карткисәк авылы.


Туган авылым

Бик яратам туган авылымны,

Әйтеп бетерерлек түгелмен.

Йоклаганда төшләремдә күрәм

Матур урамнарын, күк йөзен.


Һәрчак шулай авылыбыз

Чиста булсын, пакь булсын.

Читтән килгән кунаклар да

Гаҗәпләнсен, шатлансын.


Авылымда уңганнар күп,

Бар да үз эшен белә.

Кирәк булса биеп китә,

Уңышлардан көлә, шатлана.


И авылым, һәрчак шулай

Үрнәкле булып яшә.

Якты йолдыз булсын Аскын җире

Республикам күгендә.


Авылымның исемен дә

Атаганнар Карткисәк.

Арттыру да, мактану да түгел

Ул бит безнең җанкисәк.


Үзәк урам, үрге оч,

Үзәк урам, түбән оч.

Өске урам, аскы урам,

Аръяк урам, куян оч.


Типтәре бар, Байкы оч,

Тау урамы ни тора.

Тирәсендә күлләре бар,

Карагатлы, Таугы күл.

Галиулла Хуҗиәхмәтов.

Карткисәк авылы.


Безнең урам -

Арыкбай

Арыкбай хатыннары

Бик күпләргә тарыкмай.

Шуңа да Арыкбайда

Яшибез без ялыкмай.


Сез минем якыннарым —

Арыкбай хатыннары.

Сезгә багышлап шигырь язам

Тыңлагыз, матурларым.


Бар яктан да уңган, зирәк

Арыкбай хатыннары.

Илгә кирәк, өйгә терәк,

Сез бит ир хатыннары.


Балага – ана, иргә хатын

Була белергә кирәк.

Арыкбай хатыннары кебек

Кыю, батырлар сирәк.


Ирне ир дә итәсез,

Суны күл дә итәсез.

Булганына шөкер итеп,

Матур гомер итәсез.


Кулыгыздан ниләр килми:

Тегә, чигә, бәйлисез.

Тормышта да сез күпләргә

Яхшы киңәш бирәсез.


Тәмле ризык пешерүче,

Матур чәчкә үстерүче,

Йомшак, татлы, назлы сүзле

Сез Арыкбай нәселенең

Уңган хатын-кызлары,

Булдыклы киленнәре!

Гөлсинә Зарифуллина.

Карткисәк авылы.
Читайте нас: