Ышаныч
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
6 апрель 2022, 12:20

Путин азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты

Русия Президенты Владимир Путин агросәнәгать комплексын елына 3 проценттан артык үсеш темпларына чыгарырга һәм азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты. Аның сүзләрен "РИА Новости" китерә.    

Путин азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты
Путин азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты

"Нәкъ менә якындагы елларда үзебезнең авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерүче һәм сәнәгать тармаклары үсеш темпларын узып китәргә тиеш", - диде ул һәм моның өчен яңа авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә һәм аларны активрак кулланырга кирәк булачагын әйтте.
Элегрәк ул соңгы ике елда глобаль азык-төлек базарындагы хәлләрнең катлаулануын әйткән иде. Ул ассызыклаганча, бу хәл әле генә килеп тумаган.
Алга киткән илләрнең икътисади, энергетика, азык-төлек сәясәтендәге хаталары бөтен дөньяда продуктларга бәяләрнең ике ел элек үк кискен артуына китерде", - дип белдерде Путин. Русия турында сөйләгәндә, ул илнең эчке базары төп азык-төлек төркемнәре буенча тулысынча тәэмин ителгән, дип ышандырды.

Фото: Денис Абрамов / РИА Новости

Автор:Ләйсән Якупова
Путин азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты
Путин азык-төлек җитештерүне арттырырга кушты
Автор:tan.ru/articles/budni/2022-04-06/putin-azyk-t-lek-iteshter-ne-arttyryrga-kushty-2758424
Читайте нас: