Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
31 март 2022, 11:00

Радий Хәбиров: “Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак”

Аны Республика көнендә ачарга планлаштыралар.

Радий Хәбиров: “Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак”
Радий Хәбиров: “Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак”

Бүген Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында булды. Анда территорияне төзекләндерү һәм легендар 112нче Башкорт кавалериясе дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую буенча масштаблы проект тормышка ашырыла. Нәкъ ике ел элек Русия Президенты Владимир Путин  Указы белән комдивка Русия Герое исеме үлгәннән соң бирелде.

Мәйданны реконструкцияләү 2020 елның җәендә республика җитәкчесе инициативасы белән башланды. Төзүчеләр аның территориясен киңәйттеләр һәм Совет урамын төзекләндерделәр. 2021 елның 1 сентябрендә мәйданда төсле, музыкалы фонтан эшли башлады.

Төзүчеләр инде скульптура композициясенең фундаменты астына нигез әзерләү эшләрен башкардылар. Радий Хәбиров кушуы буенча, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу 2022 елның 11 октябренә, Республика көнендә планлаштырылган.

- Идея шундый - биредә шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни үзәге булачак. Шулай ук яшьләр өчен җәлеп итү ноктасы булдырырга телибез. Мәйдан белән янәшәдә  яңа мәдәни һәм ял йортлары барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - 9 майда мәйда территориясендә   Луганск Халык Республикасыннан алып киленгән җир белән капсула салачакбыз. Ә Республика көненә исә Геройга һәйкәлне ачачакбыз.  Шәхсән минем өчен бу төп вакыйгаларның берсе булачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Радий Хәбиров: “Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак”
Радий Хәбиров: “Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак”
Автор:https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2022-03-30/radiy-h-birov-mi-negali-sh-ymoratovka-yk-l-achu-minem-chen-i-m-im-vakyygalarny-berse-bulachak-2750290
Читайте нас: