Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
14 декабрь 2021, 09:39

Уфада полиция җыеннары уза

Үзәк хәрби округның хәрби полиция җитәкче составы җыеннарын ачу тантанасы Уфа дәүләт авиация техник университеты мәйданында митингтан башланды.

Уфада полиция җыеннары уза
Уфада полиция җыеннары уза

Анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков, Үзәк хәрби округ инспекторы, запастагы генерал-майор Тимофей Азаров, округ штабы начальнигы урынбасары Константин Смирнов һәм башкалар катнашты.

Сергей Греков, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Уфа – икътисад һәм социаль үсешнең төрле өлкәләрендә зур потенциалы булган, күпмилләтле, динамик үсеш алган, миллионлы шәһәр, Хезмәт батырлыгы шәһәре, дип билгеләп үтте.

- Уфа якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары, Русия Геройлары белән дан тота. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә аларның роле гаять зур. Уфа Русиянең Хәрби-Диңгез Флоты кораблары шефлык элемтәләре традицияләре белән дан тота. Балтыйк флотының «Сообразительный» корветы экипажы безнең өчен туган гаилә кебек – һәрвакыт хакимият һәм шәһәр округы депутатлары игътибарында. Быел август аенда гына «Уфа» су асты көймәсе экипажы белән килешү төзедек, аны киләсе елның апрелендә су астына төшерәчәкбез. Кадетлар хәрәкәтенә актив ярдәм итәбез - 56 кадет сыйныфы һәм бер кадет мәктәбе, шулай ук 20 хәрби-патриотик клубыбыз бар. Аларда без үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек традицияләрендә тәрбиялибез, - диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җыеннар ел саен уза. Быел юбилей кичәләре хәрби полиция оешуга 10 ел тулуга багышланган. Җыеннар 13-17 декабрьдә Уфа дәүләт авиация техник университеты базасында узачак. Башкортстан башкаласына Үзәк хәрби округның 29 субъектка караучы 38 гарнизоннан хәрби полиция подразделениеләре җитәкчеләре килде.

Фото: ufacity.info сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Уфада полиция җыеннары уза
Уфада полиция җыеннары уза
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-13/ufada-politsiya-yennary-uza-2617929
Читайте нас: