Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
10 ноябрь 2021, 09:40

Югары әзерлек режимында үзгәрешләр

Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Югары әзерлек режимында үзгәрешләр
Югары әзерлек режимында үзгәрешләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.


Документның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 10 ноябреннән сәүдә залы мәйданы 1000 квадрат метр булган кибетләргә һәм башка стационар сәүдә объектларына COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификаты, соңгы алты айда коронавирус белән авырганлык турында яки прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә булганда гына (аны лаборатория үзәгенең тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе турындагы белешмә белән бергә тапшырырга кирәк) керергә мөмкин булачак.


Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән шундый ук документларны шифаханә-курорт оешмаларына, профилакторийларга, пансионатларга һәм ял йортларына урнашканда тапшырырга кирәк булачак.



Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Югары әзерлек режимында үзгәрешләр
Югары әзерлек режимында үзгәрешләр
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-11-09/yugary-zerlek-rezhimynda-zg-reshl-r-2576926
Читайте нас: