Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
2 ноябрь 2021, 19:00

Кайдадыр эшкә йөрми торган көннәр озайтыла

Президент Владимир Путин илдә катлаулы эпидемиология вәзгыяте, COVID-19 йоктыруның яңа очракларының рекордлы күрсәткечләре булуын хәбәр итә.

Кайдадыр эшкә йөрми торган көннәр озайтыла
Кайдадыр эшкә йөрми торган көннәр озайтыла

«Безнең илдә вәзгыять бик катлаулы. Тәүлегенә 40 меңнән артык авыру. Мондый хәлнең булганы юк иде", - диде ул Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә.Президент, шулай ук, вакциналануның үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң яхшы ысул булуын ассызыклады.

 

Шуңа бәйле рәвештә, Түбән Новгород өлкәсендә эшкә йөрми торган көннәр бер атнага - 14 ноябрьгә кадәр озайтыла, дип белдерде бүген төбәк оператив штаб утырышында Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин.Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, бу чорда оешмалар эшенә карата кайбер таләпләр катгыйландырылачак.

 

«Без, хезмәт хакын саклап калып, эш көне булмаган көннәрне тагын бер атнага озайтачакбыз. Киләсе атна тулысынча шундый булачак. Бу атнада без төрле оешмаларның эшенә карата таләпләрне катгыйландырачакбыз, кайбер оешмалар ябылачак», — диде ул утырыш барышында.стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматлары буенча, әлеге төбәктә 1 ноябрьдә 284 авыру очрагы ачыкланган, 11 кеше үлгән.

 

Фото: st3.depositphotos.com

Автор:Резида Валитова
Кайдадыр эшкә йөрми торган көннәр озайтыла
Кайдадыр эшкә йөрми торган көннәр озайтыла
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-11-02/kayda-eshk-y-rmi-torgan-k-nn-r-ozaytyla-2569137
Читайте нас: