Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
13 октябрь 2021, 22:35

Путин Русиядәге иң төп проблеманы атады

Президент Владимир Путин Дәүләт думасына яңа сайланган депутатларга үз теләкләрен җиткерде.  

Путин Русиядәге иң төп проблеманы атады
Путин Русиядәге иң төп проблеманы атады

Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына яңа сайланган депутатларны балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча гамәлләр схемасын яңадан карарга һәм илнең төп проблемасын җиңәргә чакырды.

Владимир Путин илнең төп дошманы - халыкның түбән керемнәре, дип саный, һәм якындагы өч елда гражданнарга социаль ярдәмгә 41,5 триллион сум бүленәчәк, дип белдерде.

Президент балалы гаиләләргә бербөтен ярдәм күрсәтергә чакыра, һәм моны инде ана бала көткән вакыттан ук башларга кирәклеген белдерә.

Ә беренче чиратта хәл ителергә тиешле төп бурычлар итеп дәүләт башлыгы гражданнарның керемнәрен күтәрүне, эш урыннары булдыруны, икътисадны үстерүне һәм югары технологияле өлкәләргә ярдәм итүне атады.

Фото: ogni-agideli.ru

#владимирпутин

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Путин Русиядәге иң төп проблеманы атады
Путин Русиядәге иң төп проблеманы атады
Автор:https://kiziltan.ru/articles/politika/2021-10-13/putin-rusiyad-ge-i-t-p-problemany-atady-2545698
Читайте нас: