Ышаныч
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
11 октябрь 2021, 12:05

Чәчәкләр салдылар

31 ел – аз вакыт түгел...

Чәчәкләр салдылар
Чәчәкләр салдылар

Бүген – Республика көне. 31 ел буена әлеге бәйрәмне билгеләүнең үз йолалары барлыкка килде.

Быел да башкалада Салават Юлаев һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Шәехзада Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Сотанов җитәкчелегендә Казахстан делегациясе, Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм республика хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез: 27-30 сентябрьдә Башкортстан делегациясе Казахстанда булып кайтты. Кунак ашы – кара-каршы, дигән әйтемгә тугры калып, алар Республика көненә казахстанлылыларны бәйрәмгә чакырдылар.

“Республика көне белән, хөрмәтле Башкортстан халкы һәм кунаклары! Безнең максат – төбәктә яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты ел саен яхшырсын, Башкортстанның һәр кешесе үзен өйдәге кебек хис итсен өчен барысын да эшләргә. Бу – безнең максат. Барыгызга да иминлек һәм изгелек”, – дигән теләген җиткерде Радий Фәрит улы.

Чәчәкләр салдылар
Чәчәкләр салдылар
Автор:https://omet-rb.com/articles/k-n-z-k/2021-10-11/ch-ch-kl-r-saldylar-2541487
Читайте нас: