Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
7 октябрь 2021, 15:15

Бүген - Путинның туган көне!

Русия Президенты Владимир Путинга бүген 69 яшь тулды.  

Бүген - Путинның туган көне!
Бүген - Путинның туган көне!

Русия Президенты исеменә ул беренче тапкыр 1999 елда лаек булды, арытаба 2008-12 елларда Президент Дмитрий Медведев булганда да Путин һәрвакыт дәүләт рулендә калды.

Аның хәзерге Президент вәкаләтләре чоры 2024 елда тәмамлана. Шуннан соң, 2020 елда яңартылган Конституция нигезендә, Путин 2036 елга кадәр хакимияттә калып, тагын ике президент срогына дәгъва итә алачак.

Бүген Путин - иң озак идарә итүче G20 лидеры, ләкин иң өлкәне түгел. Кайбер лидерлар аңа яшь буенча якын, алар Русия Президентыннан бик азга яшьрәк. Бу, мәсәлән, Төркия, Кытай, Көньяк Корея, Мексика һәм башка ил җитәкчеләре. Путиннан өлкәнрәкләр дә бар. Алар - Нарендра Моди (71 яшь), Италия премьеры Марио Драги (74 яшь), АКШ президенты Джо Байден (78 яшь) һәм Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Абдул-Азиз Әл Сауд (86 яшь).

G20нең иң яшь лидерлары Канада премьер-министры 49 яшьлек Джастин Трюдо һәм Франция президенты 43 яшьлек Эмманюэль Макрон.

#владимирпутин

Фото: photos.rg.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Бүген - Путинның туган көне!
Бүген - Путинның туган көне!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/politika/2021-10-07/b-gen-putinny-tugan-k-ne-2533681
Читайте нас: