Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
6 октябрь 2021, 16:10

Оператив штаб утырышында коронавирусны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру, санитар-эпидемиологик хәвефсезлек максатларында вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын этаплап кертү мәсьәләләре тикшерелде.  

Оператив штаб утырышында коронавирусны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде
Оператив штаб утырышында коронавирусны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде

Хөкүмәт вице-премьеры, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә коронавирус белән авыручылар саны артуны теркиләр.
— Башкортстанда 6 октябрьгә 69 830 кеше коронавирус йоктыручыларның гомум саны тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 зарарлану буенча 536 яңа очракны расладылар, 28 пациент вафат булды, – дип билгеләде Максим Забелин. — Уңай тенденцияләрдән вакциналау темпларының бераз артуын билгеләп үтәргә мөмкин. Тәүлек эчендә 12 830 кеше прививка ясаткан. Беренче компонент белән барлыгы 1 308 894 кеше прививка ясаткан. 199 640 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган атнада коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертүен искә төшерде.
– Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләрендә коронавирус белән авыру буенча рекордлы күрсәткечләр теркәлә, - диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә без регламентлаучы характерда булган һәм бүгенге көнгә кадәр вакциналанмаган кешеләр өчен мөмкинлекләрне чикләүче берничә санитар чара күрдек.
Мәсәлән, 2021 елның 4 октябреннән дәүләт һәм муниципаль музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына, мәдәният йортларына (сарайларына), шулай ук киңкүләм физкультура һәм спорт чараларына COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яки алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә булганда гына барырга була. Шулай ук төнге клубларга (дискотекаларга) карата элек билгеләнгән шундый ук таләп саклана.
– Әмма бөтен җирдә дә бу чараларны үтәүгә җаваплы карамадык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Башкортстан Башлыгынып контроль идарәсе хезмәткәрләре мәдәният учреждениеләренә тикшерү үткәрде. Уфада, Мишкә, Бөре, Благовещен районнарында алар бик күп хокук бозуларны ачыклаган: үткәрү режимы юк, килүчеләрне указ белән билгеләнгән белешмәләрсез, термометриясез үткәрәләр, хезмәткәрләр үзләре дә битлек режимын үтәми.
Башкортстан Башлыгы “Роспотребнадзор” һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә төнге клубларны, мәдәни-спорт учреждениеләрен һәм шәһәрара җәмәгать транспортын киңкүләм тикшерүне оештырырга кушты.
Радий Хәбиров шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгына хокук саклау органнары белән берлектә дәүләт һәм шәхси клиникаларда вакциналауга каршылыклар булу турында медицина белешмәләрен бирү процедурасын тикшерүне оештырырга кушты.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146148.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Оператив штаб утырышында коронавирусны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде
Оператив штаб утырышында коронавирусны кисәтү мәсьәләләре тикшерелде
Автор:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-10-06/operativ-shtab-utyryshynda-koronavirusny-kis-t-m-s-l-l-re-tiksherelde-2532944
Читайте нас: