Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
2 июль 2021, 12:35

Һәр төбәкнең үз кураторы булачак

Моның турында ил Президенты Владимир Путин халык белән аралашу вакытында әйтте.

Һәр төбәкнең үз кураторы булачак
Һәр төбәкнең үз кураторы булачак

Һәр Русия төбәгенең Ерак Көнчыгыш һәм Көньяк федераль округлары үрнәгендә үз кураторы барлыкка киләчәк. Бу хакта Владимир Путин "Туры линия" барышында белдерде.

Премьер-министр Михаил Мишустин бу мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен тәкъдим итәчәк, дип сөйләде Президент. Ул күптән түгел бу темага Хөкүмәт җитәкчелеге белән сөйләшү булганын хәбәр итте.

"Тулаем тәҗрибә үзен аклый", - дип билгеләде Путин. Һәр территорияне үз вице-премьеры җитәкләячәк. "Арытаба бу системаның киң масштабта ничек эшләячәген карарбыз", - диде Путин.

Хәзерге вакытта Хөкүмәттә Ерак Көнчыгыш һәм Кырымнан вәкилләр бар. Ерак Көнчыгышка - вице-премьер Юрий Трутнев, Кырымга вице-премьер Марат Хөснуллин кураторлык итә.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Һәр төбәкнең үз кураторы булачак
Һәр төбәкнең үз кураторы булачак
Читайте нас: