Юллардагы хәвефсезлек темасы көнүзәклеген югалтмый, чөнки район юллары, бигрәк тә Аскын авылы урамнары буйлап йөзәрләгән җәяүле һәм машина хәрәкәт итә.
Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча районның автоюлларында җиде юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, өч кеше һәлак булган, җидесе төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. Матди зыянлы юл фаҗигаләре буенча 97 материал төзелгән, административ хокук бозулар турында 5015 эш кузгатылган, быел алар 134кә арткан.
Транспорт чарасына исерек килеш идарә итү иң зур проблемаларның берсе булып кала: яшел елан белән дус 155 водитель туктатылды, шуларның 25е җинаять җаваплылыгына тарттырылды.
Ун айда мировой судка карау өчен 365 материал юнәлтелде, шуларның 93се буенча — идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, 71 — административ арест, 156 административ штраф турында карар чыгарылды. 811 водительгә хәвефсезлек каешы такмый йөргән өчен җәза бирелде. Юл йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләр дә боза: 237 кеше җаваплылыкка тарттырылды.
Пассажирлар йөртүче транспорт чаралары катнашлыгында юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатында ЮХХДИ хезмәткәрләре РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә хокукый-норматив актлар таләпләрен үтәмәүче автобус водительләрен ачыклау буенча рейд тикшерүләре үткәрә. Мондый тикшерүләр үткәргәндә аерым игътибар техник җитешсезлекләре булган транспорт чаралары файдалануын ачыклауга бирелә, районда шундый 13 транспорт чарасы билгеле булды. Гомум алганда, автобус водительләренә карата 213 хокук бозу очрагы ачыкланды. Техник карау үтмәгән транспорт чарасын юлга чыгарган өчен вазифалы ике шәхескә административ штраф бирелде.
Район территориясендә юллар озынлыгы 1010 километр тәшкил итә. Агымдагы елда вазифалы шәхесләргә һәм юридик берәмлекләргә урам-юл челтәрен тәртиптә тоту буенча 105 күрсәтмә бирелде, аларны үтәмәгән өчен вазифалы алты шәхес административ җаваплылыкка тарттырылды, ә бер юридик берәмлек — Казанчы авыл Советы хакимиятенә мировой суд 10000 сум күләмендә штраф салды.
Моңардан тыш, вазифалы 11 шәхес юлларны тәртиптә тоту һәм ремонт үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
Юллардагы хәлләрне тотрыкландыру өчен “Автобус”, “Игътибар — балалар!”, “Каршы полоса”,
“Җәяүле”, “Тонировка”, “Мотоцикл”, “Исерек водитель” кисәтү чаралары үткәрелде, аларның барышы киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды.
Балаларның юллардагы хәвефсезлеге, һичшиксез, мөһим һәм көнүзәк тема. Көн саен яңалыклар тезмәсендә балалар катнашлыгында юл фаҗигаләре турында хәбәрләр ишетергә туры килә.
Ата-аналар балаларына бәләкәй чактан ук юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләргә, аңлатырга тиеш. ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча мәктәпләрдә — лекцияләр, класс сәгатьләре, юлларда рейдлар үткәрә. Юл йөрү кагыйдәлен бозу очраклары ачыкланды: 37 — җәяүле балалар, 5 — велосипедчылар, 5 мотоцикл һәм мопед йөртүчеләр катнашлыгында. Үкенечкә каршы, югалтусыз да булмады: ике үсмер һәлак булды. Балаларының хәвефсезлеге өчен ата-аналар җаваплы булырга тиеш. Тик саннар киресен күрсәтә: 137 водитель балларын махсус хәвефсезлек чараларыннан башка йөрткәннәре өчен җаваплылыкка тарттырылды. Хөрмәтле водительләр һәм җәяүлеләр, ата-аналар һәм балалар! Гомер һәм сәламәтлегегезне саклау максатында юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, бик сак һәм игътибарлы булыгыз!
Үзган чорда юл хәрәкәтендә административ хокук бозулар өчен салынган штрафларның гомум суммасы 6840400 сум тәшкил итте, шуларның 4039700 сумы — ЮХХДИ хезмәткәрләре, 2800700 сумы суд органнары тарафыннан бирелде. 1085850 сумга 1133 карар штрафларны бурычлылардан түләттерү өчен суд приставларына юнәлтелде.
91 каршы полосага чыгу очрагы теркәлде; 37 водитель транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөргән өчен, 183е — штрафны закон белән билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен, шуларның 38е — озак вакыт түләүдән качып йөргән өчен административ арестка, 26 кеше — мәҗбүри эшләргә тарттырылды, калганнары штрафны икеләтә күләмдә түләде.
Руслан Шевченко, ЮХХДИ бүлеге начальнигы,