Ышаныч
+16 °С
Ясно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Җәйдә өлгереп калырга

Билгеле булуынча, авылларда тормыш шартлары шәһәрнекеннән калыша, шуңа күрә аларны яхшырак, уңайлыра китү мөмкинлегенең берсен дә кулдан ычкындырырга ярамый.

Билгеле булуынча, авылларда тормыш шартлары шәһәрнекеннән калыша, шуңа күрә аларны яхшырак, уңайлыра китү мөмкинлегенең берсен дә кулдан ычкындырырга ярамый.
Күптән түгел гамәлгә ашырыла башлаган Урындагы инициативаларны хуплау программасы күп кенә көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Узган ел районның ун авыл биләмәсендә бу программаның уңышлы башкарылуын күреп, Үтәш авылы халкы да проектка кушылырга булды.
Ел башында, бөтен җирдә дә Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча халык җыеннары үтә башлагач, Үтәш авылы халкы да клубка җыела. Иң авыры беренче чиратта ремонт ясарга кирәкле объектны сайлау була. Урам юлларын, авыл клубын ремонтлау, урамнарны яктырту, мәчет төзү арасында күпчелек тавыш белән авыл клубын ремонтлау сайлап алына.
— Безнең бу проектта башлап катнашуыбыз. Чыннан да ППМИ зур гына чыгымнар таләп иткән, ә авыл биләмәсенең аларны үзаллы хәл итү өчен акчасы булмаган мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, — дип сөйли Күбияз авыл Советы биләмәсе башлыгы Радик Туктаголов. — Һәм, әлбәттә, төп максат проблеманы хәл итүдә генә түгел, ә аны бердәм эшләүгә кайтып кала. Кешеләрнең дә акча салуы чыннан да ышаныч һәм халык өчен өстенлекле проблемаларны беренче чиратта хәл итү нигезе булып тора.
Хакимият башлыгы әйтүенчә, клубка капиталь ремонт үткәрү 813 мең сумга бәяләнгән, шуның 150 мең сумын — авыл биләмәсе хакимияте, 50 мең сумны — иганәчеләр биргән, 80 мең сумны халыктан җыярга кирәк.
Төп һәм, мөгаен, иң мөһим эш инициатив төркемгә йөкләтелгән, аңа биш кеше: Радиф Галиев, Флера Шәйдуллина, Әлмир Хамматов, Ольга Хәйдәрова һәм Гүзәл Кәүсәрова кергән. Бүген, ягъни үтәшлеләрнең проекты конкурс этабын үтүе билгеле булгач, инициатив төркем халыктан акча җыя башлаган, тиешле сумманың яртысы җыелган да инде.
— Бу акчаларны хакимият түгел, ә инициатив төркем җыюын күрәләр, аларның кайда тотынылачагын беләләр, шуңа күрә күпләр акча бирүдән баш тартмый. Тиздән безнең дә җылы, матур клубыбыз булыр, дип ышанабыз — ди инициатив төркем рәисе Гүзәл Барый кызы.
Атап әйткәндә
Рима Нәбиуллина, район Советы секретаре:
— 2016 елдагы Урындагы инициативаларны хуплау программасының барлык 10 проекты да тәмамланды, башкарылган эшләр сыйфаты инициатив төркем һәм халык тарафыннан тикшерелде. Быел проектта 10 авыл биләмәсе катнашты да инде. Конкурс этапны җиде проект үтте. Аскын, Солтанбәк һәм Табаскытамак авыл Советларында халык күрсәткән инициативалар конкурс этабын үтә алмады. Бүген җиде проект буенча ремонт-төзелеш эшләрен башкаруга сатулар графигы төзелгән, подрядчылар билгеләнә. Моңардан тыш, быел көз 2018 елга ППМИ проектларын сайлау буенча халык җыеннары үткәреләчәк.
Артем Белозеров.
Автор фотосы.

Читайте нас