Ышаныч
+13 °С
Облачно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Яшь белгечләргә — 300 мең сум

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган т антаналы җыелышта шушы хакта белдерде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган т антаналы җыелышта шушы хакта белдерде.

Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә булып кала. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм муниципалитетлар бу эштә актив катнашырга тиеш. Әлеге вакытта стажировка үтү мәйданчыклары булдырыла, анда авыл хуҗалыгы колледжлары укучылары заманча машиналарда һәм механизмнарда өйрәнә ала. Моңардан тыш, эш бирүчеләр укыту лабораторияләренә кирәкле җиһазлар ала. Тиешле ресурс үзәкләр булдыру буенча эш алып барыла.

Республика яшьләргә ярдәм күрсәтә. Киләсе елдан авылга эшкә кайтучы урта һөнәри һәм югары белемле белгечләргә бер тапкыр бирелүче 300 мең сум түләү кертелә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Шулай да авылда аграр уку йортын тәмамлаучыларны авылда калдыру мәсьәләсе һаман да кискен кала.

Яшьләрнең авылга эшкә кайтырга теләмәүләрендә төп сәбәпләрнең берсе — хезмәт хакының түбәнлеге, ул бүген якынча 17 мең сум тәшкил итә. Бу республика буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкырга кимрәк.

Авыл хуҗалыгында хезмәт хакын уртача дәрәҗәгә җиткерү буенча анык мөмкинлекләр бар. Беренче чиратта, хезмәт җитештерүен, авыл хуҗалыгы җитештерүе рентабельлеген күтәрү, аны техник һәм технологик яктан модернизацияләү, авылда заманча эш урыннары булдырып, актив инвестиция сәясәте аша, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. — Әлбәттә, тиешле чараларның төгәл “юл картасы” булган, төптән уйланылган эш программасы кирәк.

“Башинформ” МА

материаллары буенча.
Читайте нас