Ышаныч
+12 °С
Облачно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Туган авылны матурлыйк — программа төзүдә актив катнашыйк

Район хакимиятендә “2018-2022 елларга БР Аскын авылында уңайлы шартлар тудыру” муниципаль программасын төзү эше башланды. Ул беренче чиратта авылны төзекләндерүгә — урамнарны яктырту, юлларны, суүткәргечне ремонтлау, тротуарлар төзү, парк, елга буйларын тәртипкә китерүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән.

Бу программаны төзегәндә халык фикеренә төп әһәмият бирелә. Нәкъ алар кичектергесез хәл ителергә тиеш участокларны билгели. Әлеге программаны әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча җәмәгать комиссиясенең беренче утырышында сүз шул хакта барды.

Комиссия рәисе Вадим Могътәбаров җыелучылар алдындагы чыгышында Аскын авылында бишьеллык программага кертеләчәк иң мөһим объектларны бер ай эчендә билгеләргә һәм төзекләндерү эшләре графигын төзергә кирәклеген билгеләде.

Шулай ук утырышта авылны төзекләндерү буенча беренче тәкъдимнәр кертелде, мәсәлән, Гагарин урамына тротуар төзү, Бөрмә елгасы ярларын чистарту, район Мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү, Совет һәм Пионер урамнары кисешендә (мәчет янында) светофор кую.

Әйткәндәй, халыкның төзекләндерергә кирәкле җирләрне билгеләүдә генә түгел, ә эшләрне башкаруда да катнашауы күзаллана.

Хөрмәтле гәзит укучылар! Әгәр туган ягыбызның киләчәгенә битараф түгелсез икән, тәкъдимнәрегезне шушы электрон адреска җибәрегез: komfort.askino2018-2022@yandex.ru. Тик бердәм тырышлык белән туган ягыбызны матуррак, чистарак итә алуыбызны онытмагыз!

Наталья Пушкарева.
Читайте нас