Яңа уку елы башыннан “Халыкара башкорт телен дистанцион укыту системасы” электрон белем бирү курсы эшли башлады. Шушы платформаны әзерләү өстендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты хезмәткәрләре һәм укытучылары дүрт ел эшләде.
Югары уку йортының башлангычын Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм республиканың алдынгы тел белгечләре хуплады.
Шушы ресурс ярдәмендә тел әзерлеге дәрәҗәсенә, яшенә һәм яшәү урынына карамастан, теләгән һәркем башкорт телен өйрәнә ала. Платформаның бурычы — телне өйрәнүне мавыктыргыч итеп оештыру. Гадиләштерелгән теркәлү тиз арада ресурска керү, шулай ук башкорт телен өйрәнүдә үзеңнең алга китешеңне күзәтергә мөмкинлек бирә.
Сайтка керүчеләр башкортча-русча сүзлек белән куллана, республиканың интерактив картасына үзенең яраткан урыннарында төшкән фотоларын урнаштыра, башкорт халкының мәдәниятен, әдәбиятын һәм йолаларын өйрәнү өчен интернет-ресурслар медиатекасына керә, шулай ук үзенең халык көйләре, биюләре, әкиятләре, табышмаклары, гореф-гадәтләре, халык иҗаты үрнәкләре белән уртаклаша ала.
Платформа өч дәрәҗә укыту системасын күз уңында тота, аңа база, урта һәм алга киткән курслар керә. Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы Электрон белем бирүне үстерү буенча Совет утырышында Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин билгеләвенчә, әлегә гомумән башкорт телен белмәгәннәр өчен база курсы эшли. Ул 20 дәрестән тора, аның һәркайсысына грамматика белешмәсе, сүзлек, өйрәнелгән темага видеохәл һәм тикшерү тестлары керә. Раил Әсәдуллинның сүзләренчә, икенче һәм өченче дәрәҗә программаларын әзерләү өчен өстәмә чаралар таләп ителәчәк.
— Ресурслар табарбыз, чөнки бу безгә, иң мөһиме, җәмгыятькә кирәк, — дип сызык өстенә алды Рөстәм Хәмитов. — Төбәк Хөкүмәте хәзер дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыкларының телләрен саклап калу һәм үстерү буенча программа әзерли. Анда барысы да катнаша ала. Бу эштә яхшы ресурслар күзаллана. Изге эшкә акча жәлләп тормасбыз. Безнең өчен башкорт телен өйрәнү темасын икенче, мавыктыргыч, заманча форматта оештыру мөһим.
Наталья Пушкарева әзерләде.