Ышаныч
+12 °С
Облачно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

“Милләтләр төрлелеге — байлыгыбыз да, горурлыгыбыз да”

Зур матбугат конференциясендә 1600дән артык кеше катнашты.

Зур матбугат конференциясендә 1600дән артык кеше катнашты. Дүрт сәгатькә якын барган чарада Президент 65 сорауга җавап бирде. Төп темалар арасында — алда торган сайлаулар, Русиянең икътисади, социаль, иҗтимагый-сәяси үсеше. Очрашуда, шулай ук, Мәскәү һәм Вашингтон мөнәсәбәтләре, Донбасстагы кораллы конфликт, халыкара террорчылыкка каршы көрәш, Корея Республикасындагы хәл, Кытай белән бәйләнешләр һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.


Сайлауда катнашуы турында

— Мин бүген сайлау алды программасы ту­рында сөйләргә теләмәс идем. Әлбәттә, ул бар. Ләкин властьның, җәм­гыятьнең игътибарын нәрсәгә юнәл­тергә тиешлеге турында әйтә алам. Аерым алганда, болар —­ инфра­структураны үстерү, сәламәтлек саклау, мәга­риф, югары техно­ло­гия­ләр, хезмәт җитеш­терү­чәнлеген күтәрү. Болар барысы да, һичшиксез, гражданнарның керемен үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Мин сайлауга партия исеменнән бармыйм, үз- үземне тәкъдим итәм. Һәм, әлбәттә, сәяси көчләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның ярдә­менә исәп тотам.


“Май указлары” үтәлеше турында

— Алар тиешле дәрәҗә­дә гамәлгә ашырыла, дип исәплим. Бүгенге көнгә әлеге указлар белән билге­ләнгәннәрнең 93-94 проценты үтәлгән. Әйтик, “май указлары”нда күрсәтелгән авария хәлендәге йортларны сүтү буенча бурыч тулысынча диярлек үтәлде. Шулай ук балалар бакчаларына чиратлар бетерелү алдында. Бүген 63 мең бала чират көтә, элек ярты миллионнан күбрәк иде. Якын арада бу бурычның та үтәләчәгенә ышанам.

Пенсия яшен күтәрү турында

— Бу үзгәреш тарафдарлары, пенсиягә чыгу яше узган гасырның 30нчы елларында ук билгеләнгән иде, димәкче. Хәзер, Белоруссияне, Казахстанны, Украинаны да кертеп, барлык Европа илләре пенсия яшен күтәрү турында карар кабул итте.

Пенсия яшен күтәрү яклылар, әгәр дә моны эшлә­мәсәк, гомер озынлыгы артуын исәпкә алып, эш­ләү­челәр саны кимиячәк, ә пенсиягә чыгучылар артачак, бу пенсия системасын көйләү мөмкинлеге бирмәячәк, дигән фикердә.

Бу — дәүләт пенсия түли алмаячак дигән сүз түгел. Ләкин пенсионерларның кереме инфляция нәтиҗәсендә кимиячәк.

Шул ук вакытта пенсия яшен арттырган очракта проблемалар булачак, дип кисәтүчеләр дә бар. Бу икътисад белән бәйле. Бүген бер мең кеше кирәк булган пред­приятиегә, иртәгә яңа технология­ләр кертү нәтиҗәсендә йөз кеше генә таләп ителә ала. Пенсия яшен 63 яисә 65кә кадәр күтәргәндә ке­шеләргә эш җитмәскә мөмкин. Монда бик уйлап, сак эш итәргә кирәк.


Авыл хуҗалыгына ярдәм турында

— Һичшиксез, авыл хуҗалыгы ярдәмгә мохтаҗ. Бу төрле ысуллар белән гамәлгә ашырыла ала. Әйтик, дәүләт сатып алулары ярдәмендә. Бу хакта уйланырга кирәк.

Шуны төгәл әйтә алам, без Хөкүмәт белән тимер юлда ашлык ташуларны субсидияләү турында килештек. Бу экспортка да кагыла.


Салымны арттыру турында

— 2018 ел ахырына кадәр салымнар артмаячак. 2019 елдан ни булачак? Әле­гә бу хакта сөйләргә иртәрәк, чөнки сөйләшүләр башта экспертлар дәрәҗә­сендә үткәре­лергә, аннары бизнес вәкил­ләре белән бергә фикер алышуга чыгарылырга тиеш.

Бүген үк гражданнарга һәм бизнеска авыр йөк булып яткан һәм граждан­нар­ның да, бизнесның да, дәү­ләтнең дә мәнфә­гатьләренә җавап бирмәгән кайбер салым төрләренә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, капиталь ремонт өчен. Яисә кеше белән бөтенләй бәйле булмаган хәл нәтиҗәсендә, салым системасының камил булмавы аркасында еллар буена җыелып килгән салымнар. Бу 42 миллион кешегә кагыла һәм мин аларны бурычларыннан азат итәргә кирәк, дигән фикердәмен.


Телләр турында

— Милли мәсьәләдә бездә бернинди кискенлек юк. Бу җәһәттән алдыбызда торган бурыч – Русия-нең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче балага киләсе тормыш өчен тигез шартлар тудыру.

Кеше үз телен белә икән, мин моны зур мәртәбәгә саныйм. Бер нәрсә бар: кайбер очракта бала милләтара аралашу теле булган урыс телендә артта калырга мөм­кин, ә илнең әйдәүче вузларында укыту урыс телендә алып барыла.

Ләкин кешегә үзенең туган телен өйрәнергә мөмкинлек тудырырга кирәк. Безнең ил күпмилләтле. Бу — горурлыгыбыз да, байлыгыбыз да.


Төбәкләрне эреләтү турында

— Һәр халык — зурмы ул, бәләкәйме — Русиянең башка халыклары белән сыешып яшәү формасын үзе сайларга тиеш. Шуңа күрә дәүләтнең территорияләрне эреләтү, берләштерү буенча бернинди планы да юк. Мин Президент булганда бу булмаячак.


Икътисад үсеше турында

— 2000 елдан алып тулай эчке продукт — 75, сәнәгать җитештерүе – 60, эшкәртү сәнәгате күләме 70 процентка арткан. Соңгы еллардагы кризис нәтиҗә­сендә түбән төшсә дә, 2000нче еллар башыннан хезмәт хакы — 3,5, пенсия – 3,6 тапкыр күбәйгән, сабыйлар үлеме – 2,6, аналар үлеме дүрт тапкыр кимегән. Без демография хәлен яхшырта алдык. Гомер озынлыгы 65 яшь иде, хәзер — 73. Бурычлар өч тапкыр кимеде, илнең резервлары 30 тапкыр артты.

Агымдагы елда илдә инфляция бик түбән — 2,5 процент дәрәҗә­сендә төс­мерләнә. Быел, узган ел белән чагыштырганда, Русия икътисадына кертелгән чит ил инвес­тицияләре ике тапкыр артты һәм 23 миллиард доллар тәшкил итте. Бу — соңгы дүрт елдагы иң яхшы күрсәткеч.


Төбәкләрне федераль бюджеттан финанслау турында

— Бу мәсьәләдә кеше­ләр кайда да бер төрле шартларда яшәргә тиеш дигәннән чыгып эш итәбез. Әлбәттә, субъектлар төрле­чә үсешә һәм монда аз бюджетлы төбәкләр­нең бер гаебе дә юк. Шуңа да күп еллар дәвамында без бюджетларны тигезләү белән шөгыльләнәбез. Бүген донор төбәкләрнең (алар барлыгы 12) акчасын Русиянең башка субъектларына бүлүне гадел дип исәплим.

Хөкүмәт бөтен төбәкләрнең дә диярлек кредит бурычларын җиде елга 5 процентка реструктуриза-цияләү турында карар кабул итте. Салым базасын инфляциядән ким булмаган күләмдә арттыруны тәэ­мин итүче төбәкләр 12 елга рассрочка алачак. Бу төбәкләргә өс­тәмә рә­вештә 430 миллиард сум күләмен­дә акча алырга мөмкинлек бирәчәк, алар социаль һәм икътисади үсешне тәэмин итү максатында тотылачак.

Русия төбәкләренең еш кына коммерция банкларыннан югары процент белән нигезсез кредит алуын туктатырга вакыт. Азрак ставка белән Дәүләт банкыннан кредитны яңадан алу мөмкинлеге бар, ләкин алар моны эшләми. Власть белән коммерция банклары арасында ниндидер яшерен сөйлә­шүләр бара. Коммерция банкла-рының бизнес-структураларына акча бирмәү очраклары бар. Ә төбәкләргә – рәхим итегез! Чөнки аларны дәүләт тәэмин итәчәген беләләр. Чикләүләр кертергә кирәк булачак.


Сәламәтлек саклау турында

— Медицина чыгымнарын гомум финанслау күләме Русия эчке тулай продуктының 3,8 процентыннан 4,1 процентка кадәр күтәре­ләчәк. Зур булмаган поселокларда да медицина ярдәме күрсәтү мөмкин­леге булырга һәм фельдшер-акушер пунктлары төзелергә тиеш. Халкы 100 кешедән ким булган урыннарда күчмә пунктлар эшләргә тиеш. Бүген бөтен мохтаҗ кеше дә югары технологияле медицина ярдәме ала алсын өчен күп эш башкарыла. Шуны да әйтергә кирәк, төбәкләрдә медицина учрежде­ниеләрен эреләтү һәм кыскарту һәр очракта да нигезле булмады.

Русиядә юл-транспорт һәлакәт­ләрендә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан үлү очраклары кими. Ләкин онкология авыруларына бәйле бу күрсәт-кечләр элеккечә зур булып кала.

Уртача гомер озынлыгы арткан саен авыр чирлеләр саны да арта. Дәүләт аларны дару белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачак һәм бу максатларга бүленгән акчаны арттырачак.


Торак-коммуналь хуҗалык турында

— Бу юнәлештә тиешле структуралар эшләп бетерми. Эшнең асылы нәрсәдә? Үзләрен идарә итү­че компа­нияләр дип атаучылар коммуналь түләүләр өчен дә, торак тарифлары буенча да акча җыя. Аннары ут, су, газ бирүче оешмалар белән алыш-биреш ясый. Тик бу эшне һәрвакыт вакытында һәм ту­лы күләмдә башкармый. Идарә итүче компанияләргә акча агымын туктатырга кирәк дип уйлыйм. Мондый закон проекты бар, аны өйрәнәләр.

Кабул ителгән карар да бар. Әйтик, квитанциядә нигезсез күп акча язалар, ә клиентлар моны ки­ре кага икән, бу дөресләнсә, идарә итүче компанияләр түләүләрне яңадан исәпләп кенә калмыйча, штраф түләргә дә тиеш булачак.


Балаларны яклау турында

— Гаиләләргә, балаларга, аналарга ярдәм итү мәсьәләсендә күп эш башкарылды. Беренчесе, тәүге балага яшь ярым тулганчы мохтаҗ гаиләләргә яшәү минимумы күлә­мендә акча түләү. 2018 елда бу — 10523, 2019 елда — 10836, 2020 елда 11143 сум тәшкил итәчәк.

Икенчесе, ана капиталы программасын озайту һәм аны файдалану мөмкинлекләрен арттыру. Өченчесе, 50 төбәктә өченче һәм аннан соң туган балага өч яшь тул­ганчы акчалата түләүләр билге­ләнгән. Аларның санын арттырачакбыз.

Дүртенчесе, ипотека кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләячәкбез. Бишенчесе, өч яшькә кадәр сабыйларга балалар учрежде­ниесендә өстәмә урыннар булдыру программасын гамәлгә ашыру. Планда — 326 меңнән артык урын булдыру.


Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелүче матбугат конференциясенә бәйле фикерләре белән уртаклашты.

– Дәүләт башлыгының агымдагы ел йомгаклары буенча журналистлар белән фикер алышуы илдә һәм тоташ дөньяда кызыксыну уята, – диде ул. – Ул оппозицион һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары сорауларына да җавап бирде. Президентның журналистлар белән ачык булуы океан артындагы коллегалары өчен яхшы үрнәк булып тора.

Константин Толкачев белдерүенчә, Владимир Путин ил икътисадында килеп туган хәлгә, суд системасы, хокук саклау органнары эшчәнлегенә анык бәя бирде.

– Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, туган телләрне өйрәнү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мөһим. Дәүләт теле киләчәк тормыш өчен шартлар тудыра, ә туган телне өйрәнү – һәркемнең үз хокукы.

Парламент Рәисе илнең тышкы сәясәтенә бәйле сорауларның күп булуына игътибар итте.

– Мондый сорауларны, нигездә, чит ил журналистлары бирде, – диде Константин Толкачев. – Бу глобаль проблемаларны хәл итүдә Русиянең әйдәүче роле турында сөйли. Дәүләт башлыгы фикеренчә, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә Русия позициясенә чит илләрдә зур игътибар бирелә.

Үз хәбәрчебез.

Резеда ГАЛИКӘЕВА
Читайте нас