8 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе Русия Президентын сайлауларга үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады.
Соңгы көнне — 7 гыйнварда — Үзәк сайлау комиссиясе биш кандидаттан документлар кабул итте. Сайлау алды кампаниясе башланганнан алып Русия Үзәк сайлау комиссиясенә Президент сайлауларына үз кандидатурасын күрсәтергә булган 46 гражданнан белдерү кәгазе бирелде. Ә карау өчен документларын 15 кеше генә бирде. Алдан Русия Үзәк сайлау комиссиясе үз-үзен күрсәткән өч кандидат: Владимир Михайлов, Владимир Путин һәм Александр Чухлебовны хуплаучы сайлаучылар төркемнәрен теркәгән иде.
Үзәк сайлау комиссиясендә аңлатуларынча, документларга мотлак тикшерү үткәргәннән соң, чит дәүләттә тору кәгазе (вид на жительство) барлыгы ачыкланды. Моңа бәйле Үзәк сайлау комиссиясе Русия Федерациясе Югары Судына Чухлебовны хуплаучы сайлаучылар төркеменә карата административ дәгъва гаризасы бирде. Русия Федерациясенең Югары Суды тарафыннан 2018 елның 5 гыйнварында Үзәк сайлау комиссиясенең Чухлебовны хуплаучы сайлаучылар төркемен теркәү турындагы карары гамәлдән чыгарылды.
Моңардан тыш, Русия Үзәк сайлау комиссиясе үз кандидатураларын үзләре күрсәтүче җиде дәгъвачыны хуплау өчен төзелгән сайлаучылар төркемен теркәүне кире какты.
РФ Үзәк сайлау комиссиясенә Русия Федерациясе Президенты сайлауларына күрсәтү кысаларында 2018 елның 6 һәм 7 гыйнварында кабул ителгән барлык документлар да закон таләпләренә туры килгәнлеккә мотлак тикшерү үтәчәк.
Әлеге вакытта В.В.Михайлов һәм В.В.Путин кандидатларның махсус сайлау исәпләрен ачты һәм киңкүләм мәгълүмат чараларыннан тыш, сайлау кампаниясе кысаларында агитация алып барырга хокуклы.
Кандидатлар сайлау фондын булдыру өчен махсус исәп ачканнан соң, үзләрен хуплаучы кешеләрнең култамгаларын җыя башлый. Үз-үзләрен күрсәткән кандидатларга кимендә 300 мең сайлаучы култамгасын җыярга кирәк.
Русия Президентын сайлауда үз-үзләрен күрсәтү тәртибендә катнашырга теләүче гражданнардан бу хакта белдерү кәгазьләреннән тыш, Русия Үзәк сайлау комиссиясенә сәяси партияләрдән кандидатлар күрсәтүгә бәйле чаралар үткәрелүе турында 21 белдерү кәгазе бирелде.