Торак-коммуналь хуҗалыгы кодексының “Гомум милеккә капиталь ремонтка взнослар турында” 169 статьясына ярашлы, минималь күләмдә түләүләр күпфатирлы йорт фатирлары хуҗаларының барысына да йөкләтелә. Әмма район үзәгендә йортларда взнослар җыелу барысында да югары түгел, бу аерым катлаулыклар тудыра.
Капиталь ремонт өчен түләү Торак кодексына ярашлы, фатир хуҗаларына йөкләтелә, шуңа күрә һәркем үз өлешеннән чыгып түләргә тиеш. Әгәр элегрәк капиталь ремонт өчен түләү анда яшәүчеләрнең хокукы булса, бүген ул бурычлары. Капиталь ремонт өчен җыелган акчалар “БР Төбәк операторы” коммерциягә карамаган оешма фондында туплана һәм тик капиталь ремонтка гына тотыныла.
Бүгенгә Аскын авылында күпфатирлы йортлардан взнослар җыю уртача нибары 76% тәшкил итә. 2014 елның октябреннән 2017 елның июненә кадәр 1958844 сум исәпләнгән, шуларның тик 1481028 сумы гына түләнгән.
2017-2019 елларга күпфатирлы йортларның гомум милкенә капиталь ремонт үткәрү буенча кыска вакытлы план төзелгән һәм расланган, 2017 елда Гагарин урамы, 12 санлы йортның түбәсен ремонтлау буенча подрядчы оешма билгеләнгән, анда взнослар җыю 99 процентка тигез. 2018 елда Ленин урамы, 47 санлы йорт түбәсенә капиталь ремонт планлаштырылган, анда акча җыю тик 69% тәшкил итә. 2019 елда Совет урамы, 16 һәм 20 санлы йортларда су чыгару юлларын ремонтлау планлаштырыла, анда взнослар җыю 99 һәм 72 процентка тигез. Аскын авылының Гагарин урамы 8, Медиклар урамы 13, Совет урамы 42 санлы йортларда капиталь ремонтка взнослар җыю нибары 43, 49 һәм 57 процент тәшкил итә. Билгеле булуынча, авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш булмаган барлык күпфатирлы йорт капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән. Әгәр фатир хуҗалары өйләрендә ремонтка взнослар түләми икән, төбәк операторы аларга бурычларын каплату өчен пенялары белән счет җибәрәчәк, нәтиҗәдә, акчалар тулысынча җыелмый торып башка күпфатирлы йортларда ремонт эшләнмәячәк.
Шулай ук “БР Төбәк операторы” фонды күпфатирлы йортларның гомум милкенә капиталь ремонт буенча бурычларны түләттерү эшен башлады, атап әйткәндә, озак вакыт түләмәүчеләргә карата 38 суд боерыгы алынды, алар якын киләчәктә башкару өчен суд приставлары хезмәтенә юнәлтеләчәк.
Лариса Дәүләтбаева, район хакимиятенең торак-коммуналь секторы мөдире.