Ышаныч
+33 °С
Ясно
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Ирешелгәндә туктарга ярамый!

5 декабрьдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү системасын саклау һәм үстерү” дигән темага киңәшмә үткәрде.

5 декабрьдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү системасын саклау һәм үстерү” дигән темага киңәшмә үткәрде.


Утырыш алдыннан республика җитәкчесе Урта махсус белем бирү музыка колледжында булды, аның эшчәнлеге белән танышты. Очрашу вакытында Владимир Спиваковның Салават музыка колледжы каршында оештырылган яшь талантлар музыка мәктәбе белән телекүпер оештырылды.

Рөстәм Зәки улы республикада мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен билгеләде. Соңгы өч елда гына да тармак үсешенә республика бюджетыннан 20 миллиард сумга якын акча бүленгән. 1 декабрьдә бюджет өлкәсендә, шул исәптән мәдәният учреждениеләрендә, хезмәт итүче 240 меңләп хезмәткәргә хезмәт хакын арттыру турындагы указга кул куелды. Өлкә учреждениеләре һәм иҗат коллективлары өчен грантлар системасы булдырылган.

— Башкортстан мәдәният өлкәсе үсешендә югары күрсәткечләргә ия, әмма ирешелгәндә туктарга ярамый, — дип белдерде ул.

Рөстәм Хәмитов республика кинематографын үстерү, мәдәният учреждениеләренә яшьләрне җәлеп итү, кадрлар әзерләү, сәләтле балаларга ярдәм итү һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Арытаба ул эшләрендә зур казанышларга ирешкән преподавательләргә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәктә мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү торышы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бүген Башкортстанда 119 балалар сәнгать мәктәбе эшли, анда 40 меңнән артык бала белем ала. Сигез урта махсус белем бирү оешмасы, ике гимназия, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты эшләп килә. Өлкә өчен педагогик кадрларны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты әзерли.

Әминә Ивний кызы сәнгать белемен үстерү өлкәсендә уңышлы башкарылган проектларны атады, өлкәне финанслауда уңай динамиканы билгеләде.

Шулай ук, мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү тәҗрибәсе белән Учалы районы хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев белән Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе директоры Ринат Халиков уртаклаштылар.
Читайте нас