Республикада бу юнәлештә алып барылучы эш ил күләмендә үрнәк булып тора. Дөньякүләм финанс кризисы, Русиягә каршы кабул ителгән икътисади санкцияләр, башка сәбәпләргә бәйле, гомумән алганда, илгә инвестицияләр агымы соңгы елларда беркадәр кимесә, Башкортстанда исә моның киресе күзәтелә.
Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме индексы 2015 елга карата 104,2 процент тәшкил итте һәм Башкортстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында әйдәүче төбәкләрнең берсенә әверелде. Аңлашыла, бу үзлегеннән генә килгән казаныш түгел, ә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республикада соңгы җиде елда бу юнәлештә алып барылучы күләмле эшчәнлек, дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән мөһим программаларны тормышка ашыру, инвесторлар өчен чын мәгънәсендә төбәктә “яшел юл” ачу нәтиҗәсе булып тора.
Бу хакта республика Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында 20 апрельдә Хөкүмәтнең 2016 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында чыгышында белдерде. Шушында ук ул агымдагы елда да бу юнәлештә мөһим проектлар тормышка ашырылачагын сызык өстенә алды.
Беренче карашка, аграр тармакның инвесторларда кызыксыну уята алуы шик тудырса да, Башкортстанда соңгы чорда бу юнәлештә дә сизелерлек үсеш күзәтелә. Шул ук утырышта билгеләнүенчә, былтыр гына да республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә дүрт эре инвестиция проектын тормышка ашыру буенча эш тәмамланган. Аларга җәмгысы 14 миллиард сум акча салынган. Шуның нәтиҗәсендә 746 яңа эш урыны булдырылган. Тармакта тормышка ашырылган инвестиция проектлары арасында “Башкортстан ит компаниясе” проекты аерым урын алып тора. 14 миллиард сум инвестициянең 9 миллиард сумы нәкъ аңа туры килә.
Шунысы мөһим, төп тармакларга инвестицияләр агымының артуы аларның эшчәнлек нәтиҗәлелегендә дә уңай чагылыш таба. Әй-тик, республиканың сәнәгать тармагы 2016 елны 2,6 процент үсеш белән тәмамласа, аграр тармакта да бер процентлы үсешкә ирешелде. Аңлашыла, бу күтәрелештә республикада тормышка ашырылучы инвестиция проектларының да мөһим өлеше бар.
Әйтик, агымдагы елда Әлшәй районында елына 90 миллион данә бройлер тавык йомыркасы һәм 115 мең тонна бройлер ите җитештерүгә исәпләнгән инвестиция проектын тормышка ашыру вакыты тәмамлана. Әлеге проектның бәясе 3 миллиард 161,3 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук “Уфагормолзавод” җәмгыятендә тәүлегенә 150 тонна сөт эшкәртү куәтенә ия завод, Күмертауның Маячный авылында көнбагыш мае сыгу заводы, шунда ук элеватор төзү, Чакмагыш сөт заводында сыер мае һәм эремчек җитештерү цехларын реконструкцияләү бара. Аларның һәркайсында йөзәр миллионлы, хәтта миллиард сумлы проектлар тормышка ашырыла. Бер нәрсә көн кебек ачык: әлеге инвестиция проектларының һәркайсы үзләре үк киләчәккә мөһим инвестиция булып тора. Чөнки болар яңа җитештерү куәтләре, өстәмә эш урыннары, өстәмә товар һәм продукция — бер сүз белән әйткәндә, республиканың икътисади иминлеген тәэмин итүче ныклы нигез һәм җирлек дигән сүз. Шулай икән, бүген бу өлкәдә хәл ителергә өлгермәгән кайбер катлаулы мәсьәләләрнең дә якын арада мотлак үз чишелешен табачагы ныклы өмет уята.
Вакытлы матбугаттан алынды.