Урындагы инициативаларны хуплау программасы — урындагы дәрәҗәдә халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге биргән механизм. Ул халык өчен мөһим булган проектларны (юл, мәдәният, мәгариф учреждениеләрен, яктырту, су белән тәэмин итү оешмаларын ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү) гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан конкурс нигезендә субсидия бүленүне күзаллый. Безнең район территориясендә аның ничек тормышка ашырылуы турында район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвиза Гайдуллина сөйләде. Проектлар конкурс нигезендә сайлана: алар гомум җыелышта халык тарафыннан сайланырга, инициатив төркем һәм авыл биләмәсе белән берлектә әзерләнергә, халык һәм урындагы бизнес ягыннан бердәм финанслау буенча тәэмин ителергә тиеш. Урындагы инициативаларны хуплау программасын кертүнең нәтиҗәсе — халыкны урындагы үзидарә эшенә җәлеп итү, инициатив бюджет механизмын үстерү, җәмәгать күзәтүен һәм халыкның властька ышанычын арттыру ул. Республикада шушы программаны гамәлгә ашыруда төп рольне БР Фәннәр академиясендә шуның өчен махсус булдырылган Гражданнар инициативаларын өйрәнү үзәге башкара. Республика буенча 2016 елда катнашучылардан 666 заявка кабул ителде, шуларның 487се генә җиңүче дип табылды. БР бюджетыннан шушы максатка 300 млн. сум субсидия бүленде. Район буенча узган елда күрсәтелгән ун проектның барысы да җиңде, һәм бүген алар тормышка тулысынча ашырылды. Аларның гомум суммасы 8 млн.908 мең сум тәшкил итте, шуларның 6 млн. 200 мең сумы республика бюджетыннан алынган субсидия (70 %), муниципалитет бюджетыннан (район һәм авыл биләмәләре) 1 млн.245 мең сум финансланган (14%), халык тарафыннан 870 мең сум җыелган (10%), иганәче ярдәме — 593 мең сум (6%). Моңардан тыш, Программада акчалата булмаган ярдәм дә каралган. Программаны гамәлгә ашыруда халыктан 595 мең 375 сумлык акчалата булмаган ярдәм күрсәтелде, оешмалар һәм иганәчеләрдән — 685 мең 85 сум. Халыкның актив кушылуы куанычлы, 15 авыл биләмәсенең 10сы Программада катнашу өчен төбәкләрендәге кискен социаль билгеләнештәге проблемаларын билгеләп, кирәкле документлар тапшырды. Алдан үткәрелгән җыелышларда — 1605, ә йомгаклау җыелышларында 542 кеше катнашты. Халык җыенында сайланган инициатив төркем зур роль уйнады. Әйткәндәй, беренче көннән үк аларга җитди бурычлар билгеләнде. Моңардан тыш, инициатив төркем биләмә башлыгы белән берлектә проектны гамәлгә ашыруны күз уңында тотты. Карткисәк һәм Мотабаш авыл биләмәсе халкы иң югары бердәм финанслау процентын тәшкил итте. Мота-Елга авылы халкы проект өчен һәр йорттан өчәр мең сум акча җыйды. Иң югары финанслау муниципалитетлар ягыннан булды, бу да конкурс өчен югары балл җыюга ярдәм итте. Иганәче ярдәме барлык авыл биләмәләрендә дә булдырылды: Аскын авыл Советы иң югарысы — субсидия суммасының 12 процентын “Стройреммонтаж+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертте (Дамир Канәфи улы Әүбакиров). Бүген 2017 елның конкурс нәтиҗәләре буенча эшләр бара. БР буенча конкурска 787 проект күрсәтелде, шуларның 436сы конкурс сайлап алуы үтте. Безнең район буенча ун заявкадан җиде проект җиңүче дип табылды. Бүген заявкаларга таләпләр зур. Югары баллар (нәкъ алар проектны җиңүгә якынайта) барлык критерийларны үтәгән очракта бирелә. Республика буенча барлык муниципалитетлар да актив кушылды, чөнки проект мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәлелеген күрсәтте. Моңардан тыш, агымдагы елда Урындагы инициативаларны хуплау программасы-2018гә проектлар сайлау һәм катнашу буенча гражданнар җыелышы үткәрергә планлаштырабыз. Хәзер үк киләчәк чарага мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк. Иң элек проект халык өчен кирәк булырга тиеш. Урындагы инициативаларны хуплау программасы-2016га йомгак ясап, проект бердәм көч белән киләчәктә дә уңышлы гына гамәлгә ашырына иманым камил.