Ышаныч
+16 °С
Дождь
рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Хәл итәсе мәсьәләләр бар әле...

Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары район халкы белән очрашуда көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары район халкы белән очрашуда көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Узган атнада район хакимиятендә БР торак-коммуналь хуҗалыгы буенча министр урынбасары Марат Шәңгәрәев гражданнарны коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләре буенча кабул итте. Анда шулай ук районның баш архитекторы Анатолий Щербинин да катнашты. Кабул итүгә язылган кешеләрне күп кенә көнүзәк мәсьәлә борчый икән. Мәсәлән, Иске Казанчы авылыннан педагогия хезмәте ветераны Ансар Солтанов яраксызга чыккан суүткәргечне ремонтлау турында хат белән килгән. Авылда 1979 елда су үткәрелгән, шуннан соң бернинди дә ремонт эшләнмәгән.

— Без, авыл халкы үзебез дә ремонтта катнашырга әзер, хәзер бит урындагы инициативаларны хуплау кебек проектлар бар, — диде Ансар Солтан улы. — Бездә 270 хуҗалыкта бик тату халык яши. Сезнең ярдәмгә өмет итәбез.

Архитектор моның өчен алты миллионнан артык суммада акча кирәклеген, проект әле төзелү стадиясендә икәнлеген аңлатты. Бу мәсьәлә район хакимияте күзәтүендә, дип ышандырды. Марат Равиль улы бу мәсьәләне игътибар белән карарга вәгъдә итте.

“Аскын җылылык челтәрләре” ДУП директоры Радик Гыйниятов 4нче котельный казаннарын алыштыру соравы белән килгән.

— Бу казаннар искерү сәбәпле, газ артык тотыла. Ремонт буенча проектыбыз барлык хезмәтләр белән килешенгән. Үз акчабызга эшли алырбыз дип уйлаган идек, ләкин хокук саклау йортының бурычлары аркасында түләүләр графигына керә алмадык, — диде Радик Әхнәф улы.

Министр урынбасары уңай карар кабул ителгән хәлдә ремонтны кыска вакыт эчендә, ягъни салкыннарга кадәр эшли алачаклармы икәнлеге белән кызыксынды. Аңа тырышачакбыз, дип җавапладылар.

Ленин һәм Болын урамнарында яшәүчеләр су мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап килгән. Болын урамы тыкрыгындагы биш йортка суүткәргеч суза алмыйлар, ә язын кар суы урамнарын һәм бакчаларын баса, канау казылмаган.

Бу тыкрыкта яшәүчеләргә су 2018 елда үткәреләчәк, — дип ышандырды Анатолий Александрович. — Ә Ленин урамы буйлап канауны телефон чыбыклары аркасында яра алмыйбыз. Элемтәчеләр белән чыбыкларны икенче якка күчерү турында сүз алып барабыз.

Шулай итеп, салкыннар якынлашкан мәлдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр бар әле.

Нина Николаева.
Читайте нас