Рөстәм Хәмитов Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен үстерү буенча чаралар турында Указга кул куйды
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен үстерү буенча чаралары турында Указга кул куйды.
Документка Русия Федерациясе Конституциясенең республикада яшәгән халыкларның телен саклап калуга тиң хокукны гарантияләгән 54нче статьясын тормышка ашыру, Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен шартлар тудыру, башкорт телен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген тәэмин итү, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае тәкъдимнәрен карау йомгаклары буенча шушы өлкәдә кадрлар һәм методик куәтне үстерү шартларын камилләштерү максатында кул куелды.
Указ белән Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклап калуга, пропагандалауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен республика Башлыгы грантлары булдырылды.
Бу документта шулай ук Башкорт телен саклап калу һәм үстерү фондын булдыруның максатка ярашлы булуы билгеләнгән.
Башкортстан Хөкүмәтенә 2018 елның 1 февраленә кадәр “Башкорт теле”, “Рус теле” һәм “Туган телләр” ярдәмче программалары белән Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау, үстерү буенча дәүләт программасын әзерләргә һәм расларга, шулай ук Указны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә кушылды.
Республиканың Җәмәгать палатасына Башкортстан халыклары ассамблеясы белән берлектә тел сәясәте өлкәсендә федераль һәм республика кануниятен гамәлгә ашыруны җәмәгать күзәтүнә алырга тәкъдим ителде.